+13 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 декабрь 2021, 09:40

Танылган артист югалган

Башкортстанда 38 яшьлек артист һәм музыкант Илнур Каләмов югалган.

Танылган артист югалган
Танылган артист югалган

Соңгы тапкыр аны 25 ноябрь көнне Учалы районының Ураз авылында күргәннәр.


Якыннарының сүзләре буенча, ул кесә телефонын югалткан, элемтәгә чыкмый. Аның социаль челтәрләрендәге битләренә туганнары керә. Илнур Каләмовның гаиләсе полициягә гариза язган инде, эзләүгә волонтерлар кушылган, әмма юкка чыккан музыкант турында әлегә кадәр бернинди хәбәр дә юк.

Аның урнашу урыны турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган барлык кешеләрдән полициянең дежур частенә 102 номерга шалтыратуларын сорыйлар.

Фото:  bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: