

Кичә «Отклик» эзләү-коткару отряды волонтерлары аларны эзли башлау турында хәбәр итте.
12 декабрьдә ир, улын әнисеннән алып, «Шевроле Альвео»га утырып, билгесез юнәлештә чыгып киткән. Кайбер мәгълүматлар буенча, Антонның әтисе һәм әнисе аерылышу процессында. Суд карары белән малай әнисе янында яшәргә тиеш була, әмма баланың әтисе аның белән килешми.
Ир белән малайның исән-сау табылуы билгеле булды. Аларның кайда булуы хәбәр ителми. Исән-сау табылулары - үзе шатлык.
Фото: bash.news