+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
15 декабрь 2021, 08:10

Баш мие рагын җиңеп, табиб булган!

Шушы көннәрдә "Русиянең халык укытучысы", 60 ел мәктәптә эшләгән һәм гомерен балаларга багышлаган педагог Лиза Әһәдуллина 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Баш мие рагын җиңеп, табиб булган!
Баш мие рагын җиңеп, табиб булган!
«КП-Уфа» белән әңгәмә вакытында укытучы укучыларга карата мәхәббәт көченең чын могҗиза ясарга булышуы турында сөйләгән.

"Мин үз укучыларыма беркайчан да "икеле" куймадым. Балалар белә, мин һәркайсын үз баламдай яратам, аның өчен борчылам. Ә иң мөһиме - укучыны үз көченә ышандырырга кирәк. Хәтерлим әле, бер укучым - шундый матур малай, тотлыга иде. Әлбәттә, ул оялды, башка укучылар аннан көлде. Ә мин аңа: "Борчылма, күп кенә бөек галимнәр тотлыккан", – дидем. Малай да, чыннан да, үз көченә ышанды! Ул университетка керде һәм фән кандидаты булды. Күптән түгел юбилеем белән котларга килде – үз куллары белән пешергән коймак һәм пирог алып килде", - дип елмая Лиза Кыям кызы.

Тагын бер могҗизалы очрак: Лиза Әһәдуллина сигезенче сыйныф укучысы белән өйдә шөгыльләнгән, табиблар балада баш мие шешен ачыклаган.

"Мин аңа үз-үзенә ышанырга ярдәм иттем! Без хәзер ныклап шөгыльләнәчәкбез, һәм ул үз-үзенә ышана һәм гаиләсен дәвалау өчен табиб була алачак, дидем. Һәм малайның күзләре яна башлады! Ул яман шешне җиңә алды, ә аннары медицина университетына укырга керде һәм шактый танылган табиб булды. Күрәсезме, мәхәббәт һәм ышану, чыннан да, могҗизалар тудыра", - дип искә ала укытучы.

Фото: zemlyaki.name

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: