+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 декабрь 2021, 02:50

Санкинга җәза срогы үзгәртелдеме?

14 декабрьдә Самарада Гомум юрисдикциядәге алтынчы кассация суды Владимир Санкинга карата шикаятьне карауны тәмамлады.

Санкинга җәза срогы үзгәртелдеме?Санкинга җәза срогы үзгәртелдеме?
Санкинга җәза срогы үзгәртелдеме?
Иргә хөкем карарын үзгәрешсез калдырдылар.

Исегезгә төшерәбез, Уфада яшәүче Владимир Санкин педофилны үтерүдә гаепле дип табылды. Бу хәл 2020 елның 30 гыйнварында ук булган иде. Исерек хәлдә Владимир Санкин ике малай бәйләнә дип зарланган ирне үтергәнче кыйнаган. Педофил акча өчен балалардан җенси органнарын күрсәтүләрен сораган.

Апрельдә Югары суд Владимир Санкинны катгый режимлы колониядә 6 елга ирегеннән мәхрүм итте. Аны судта танылган Мәскәү адвокаты Шота Горгадзе яклады. Хәзер ул Русиянең Югары судына шикаять бирергә әзерләнә.

Фото: bash.news

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас