Мин ул вакытта авыл мәдәният йортында эшли идем, шунда таба атладым. Безнең гаҗәп хәлләр турындагы сөйләшүгә катнашмый серле елмаеп карап торган Сәлим (исемен үзгәрттем) минем арттан куып җитте дә:
— Риф, сиңа сүз бар, — диде.
— Шулаймы? Әйдә клубка керик, шунда сөйләрсең, — дидем. Директор бүлмәсенә кергәч, Сәлим кинәт кыенсынып китте, торып чыгып китәргә дә уйлаган иде, яңадан утырды.
— Үзем белән булган хәлне сөйләсәм, беркем ышанмас, — диде, тирли башлаган маңгаен сөртеп.
— Ә син сөйләп кара, мине беләсең, сөйләнеп йөри торган гадәтем юк, — дим.
Ул бераз уйланып торды. Мин аңа үземнең кызыксынуымны сиздермәскә тырышып:
— Сәлим, ничек булган, шулай сөйлә дә бир, күңелеңдә йөртмә, үзеңә җиңел булып калыр, — дидем.
— Минем белән булган ул хәлгә биш-алты ел үтте инде, өйләнмәгән идем әле. Син, бәлки, беләсеңдер, минем Сарт-Чишмә кызы белән йөрүем турында. Атнасына бер-ике тапкыр аның белән очрашырга барам. Ул чакта транспортым юк, җәяү йөрим. Яшьлек бит инде, төн уртасында кайтырга чыгам. “Таңачарлык” дигән урыннан шөрли биреп йөгереп үткәнем дә булды.
Бер кайтып килүемдә “Җизнәле” ягыннан әллә нинди тавышлар ишетелде, яшьләр күңел ача, дип уйлап куйдым да, юлымны дәвам иттем. “Таңачарлык”ны узгач тавыш бетте, үземә дә җиңел булып китте. Икенче көнне йөргән кызым янына тагын барырга туры килде. Мин кайтырга чыкканда сәгать төнге өчләр тирәсе булгандыр. Җәйге төн бик кыска, яктырганчы кайтып калыйм дип ашыгам. “Таңачарлык” янына җиткән идем, “Җизнәле” урманы ягыннан кызлар җырлаганы ишетелде. Туктап тыңлыйм, җыр ишетелә, беркем дә күренми. Ни гаҗәп, төнлә кемнәр җырлап йөри? Бераз томан төшкән, шуңа күренмиләрдер, дип уйлыйм. Кызыксынуым шулкадәр көчле булдымы, борылдым да, тавыш килгән якка атлый башладым. Үзем анда барырга ярамаганлыгын аңлаган да кебекмен, ләкин ниндидер көч мине шунда тарта. Курку бөтенләй юкка чыкты. Чыклы үләннәрне таптый-таптый, “Җизнәле”гә таба атлыйм.
Күпме барганмындыр, кинәт ниндидер ят урынга килеп чыккандай булдым, тирә-якка карыйм, мин белгән “Җизнәле”гә охшамаган. Бер авыл янына килеп чыктым. Ул авыл әлеге авылга охшамаган. Коймалар юк, бары киртәләр белән генә уратылган, йортлар салам түбәле, тәбәнәк кенә. Җыр ишетелгән якка атлыйм. Аклан кебек урында яшьләр уенга җыелган. Егетләр, кызлар хәтта бала-чагалар да күренә. Алар янына якынаям, яшьләрнең киемнәренә күз салам, кызларның башында яулык, өсләрендә күлмәк (киндердән тегелгәнгә охшаган), аякларында чабата. Кызларның күлмәкләре бүгенге биюче кызлар кигән күлмәкне хәтерләтте. Егетләр дә шундый ук киемнәрдә, кайберләренең башында түбәтәйгә охшаган баш киеме. Озак гаҗәпләнеп карап тордым. Үземнең кая барып чыкканымны аңламадым. Бу тирәдә бернинди дә авыл юк. Йоклап төш күрәмме әллә дип, үземне тоткалап карыйм, бер дә төш түгел икән. Яшьләргә якынрак килдем, берсенә сүз куштым, ул миңа борылып карады, мине күргәч, аның йөзенә гаҗәпләнү билгесе чыкты. Мин тизрәк алар яныннан китәргә ашыктым. “Җизнәле” урманына Прибельский яшьләре җыелышып килеп күңел ачып йөргәннәрен белә идем, бәлки, алар шулай йөридер дигән уй да баштан үтте. Ничек булса да, авыл ягына атладым. Яшьләр минем барлыгыма игътибар бирми, уеннарын дәвам итте.
Авыл дигәне бер урамнан гына тора икән, барлыгы ун-унбиш йорттан артмас. Урам буе чирәмлек, техника йөргәнгә охшамаган. Бу күренеш миңа моннан берничә йөз ел элекке чорны хәтерләтте. Әллә үткәнгә килеп чыктыммы? Кинәт башыма монда озак калырга ярамас дигән уй килде. Кире кайталмый йөрсәм, ни булыр, мине югалтачаклар бит. Килгән юлдан кире атладым. Атласам да, килеп кергән юлымны табалмый йөдәдем. Куркуга төшә башладым. Ярый таптап килгән үләннәр ярдәм итте. Тапталган сукмактан үргә атлый башладым. Үз юлыма килеп чыккач, озак кына нәрсә булды минем белән, дип уйланып тордым. Ныклап аңлар өчен яңадан аска атладым, ләкин башка ул күренеш кабатланмады. Ул арада офык сызыгында кояш тәүге нурларын сибә башлаган иде.
Йөгереп дигәндәй машина юлына ашыктым. Колагыма ишетелгән җыр тавышы тынды. Уйланып авылга атладым.
Булган хәлне уйлап озак йоклап китә алмадым. Нәрсә булды бу? Чынлап та икенче вакытка барып чыктыммы? Шушы уйлар озак борчыды. Менә бүгенге сөйләшү генә барысы да дөрес булгандыр дигән уйга килергә мәҗбүр итте. Бу турыда сиңа беренче сөйләвем.
Башка көннәрдә “Җизнәле”гә таң алдыннан төшеп карасам да, җыр тавышы да ишетелмәде, авыл да, яшьләр дә күренмәде.
Сәлим сөйләп күңелен бушатты да чыгып китте, ә мин уйга калдым. Шулвакыт моннан байтак кына еллар элек Кәримә (исемен үзгәрттем) апаның сөйләгәне искә төште. Ул вакытта аның сүзләрен әкият тыңлагандай гына кабул иткән идем.
Әнкәй янына еш кына яшьтәшләре, күрше апалар кереп, чәй эчеп, авыл хәлләре турында сөйләшеп утыралар иде. Бервакыт Кәримә: “Кичә минем белән гаҗәп хәл булды әле, көтүдән сыерым кайтмагач, эзләргә чыктым. Эзләмәгән урын калмады, бәләкәй урман буйларын, Садыйка таллыгын, көтүлек ягын да йөреп чыктым. Бер дә таба алмагач, “Таңачарлык” ягын барып карарга булдым, бервакыт шул яктан алып кайтканым исемә төште. Мин эзли торгач эңгер-меңгер вакыты җитә башлаган. “Таңачарлык”ның тирә-ягын, чокырларын карагач, “Җизнәле” ягына киттем. Күпме барганмындыр, минем алда дүрт-биш хатын-кыз түгәрәк ясап сөйләшеп утыралар. Өсләрендә тәңкәле башкорт киемнәре. Мин аны-моны уйлап тормадым, апалар, монда сыерлар күренмәдеме, дип сорадым. Минем башымда бары тик сыерны табу уе. Шунда берсе миңа усал гына итеп карады да: “Бәһабызны төшәрәсең!” — диде. Болар кайдан белсен инде дип, тиз генә борылдым да юлымны дәвам иттем. Берничә адым атлагач: “Болар кемнәр булды әле?” — дигән кызыксыну белән борылып карасам, беркем дә юк. Тегеләй атлап, болай атлап эзләп тә карадым, башка очрамадылар.
Сыерымны ул көнне таба алмадым, караңгы төште. Икенче көнне иртән үк кайтып, капка төбендә кычкырып тора иде”, – дип хикәятен тәмамлады.
Авыл тарихын язганда “Җизнәле” урманы буенда Мәчетле дип аталган башкорт авылы булганлыгы ачыкланды. Пугачев баш күтәрүеннән соң, бәләкәй башкорт авылларының юкка чыгуы (яндырылуы) тарихта һәркемгә билгеле. Мәчетле авылы да шул елларда юкка чыга. Мондый авылларның 1786 елгы картада барлыгы билгеле.
Сөйләгән кешенең әйтүе буенча, бу кешеләр башкорт киемнәрендә булган. “Җизнәле” ягында үткәнгә керә торган портал бармы яки элек монда авыл барлыгын безгә белдерергә тырышалармы? Ничек кенә булса да, бу серле күренешкә әлегә җавап юк.
Риф Йөзлекбаев.
Кырмыскалы районы.