+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 декабрь 2021, 15:15

Илназ Галәвиев: "Мине туктатып калырга мөмкин иде..."

Илназ Галәвиев һәлак булган балаларның туганнарыннан гафу үтенгән.   

Илназ Галәвиев: "Мине туктатып калырга мөмкин иде..."Илназ Галәвиев: "Мине туктатып калырга мөмкин иде..."
Илназ Галәвиев: "Мине туктатып калырга мөмкин иде..."

Казан гимназиясендә атыш оештырган вәхши үз кулыннан һәлак булган балаларның туганнарына мөрәҗәгать иткән.

Быел 11 майда кайчандыр үзе укыган 175нче гимназиягә корал белән бәреп кереп, 9 кешене атып үтергән һәм 24есен яралаган Илназ Галәвиев гаебен таныган. Ул өч мәддә буенча гаепләнә. Үзен барлык мәддәләр буенча гаепле дип таный. Шул ук вакытта Илназ ялгызы гына һөҗүм итүен, бу адымга барырга аны беркемнең дә котыртмавын әйткән, ул бернинди дә сектада тормаган.

Шулай ук, бу көнне вәхшилек кылудан сине нәрсәдер туктатып кала ала идеме, дигән сорауга да җавабы кыска булган.
"Чынында, мине күп нәрсәләр туктатып кала ала иде", – дип белдергән.

Галәвиев СИЗОда яшәү шартларыннан зарланмый. Ашау-эчүдән канәгать, китаплар укый. Шулай ук аңа әтисе белән очрашырга рөхсәт итәләр.  Аның сак астында булу вакытын 11 апрельгә кадәр озайтканнар.

Фото: news.myseldon.com 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас