+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 декабрь 2021, 03:30

Оныгын коткарабыз дип, 124 мең сумын алып киткәннәр

Салават шәһәрендә бер әбекәй мошенниклар корбаны булган.

Оныгын коткарабыз дип, 124 мең сумын алып киткәннәрОныгын коткарабыз дип, 124 мең сумын алып киткәннәр
Оныгын коткарабыз дип, 124 мең сумын алып киткәннәр
Шәһәр полициясенә 82 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Хатын мошенникларның корбаны булуын сөйләп биргән.

15 декабрьдә пенсионер кибеттән өенә кайтканда аны таныш булмаган ике хатын-кыз туктаткан. Алар үзләренең шәһәргә Яңа ел чыршылары сату өчен килгәнен әйткән. Берсе, янәсе, шул ук көнне китәргә тиеш булган, тик икенчесе Салаватта әле биш көнгә кала, ә менә яшәү урыны юк, имеш. Алар пенсионердан бераз яшәп торырга сорый һәм чыршы бүләк итәргә сүз бирә.

Хатыннарның берсе әбинең фатирын карагач, гаиләсенең фотосурәтен күреп ала. Ул пенсионер ханымның туганында бозым барлыгын әйтә – тиздән аның оныгы үләргә мөмкин, дип ышандыра. Әбекәй куркып кала һәм шунда ук аңа ни эшләргә дип сорый. Кунак багучы булуын әйтә һәм бушлай ярдәм итәргә вәгъдә бирә.

Ханым йола уздыра: су, икона, коры җир сорый. Ә аннан соң, йола өчен зур күләмдә акча кирәк, ди. Пенсионер күрәзәчегә 124 мең сум акчасын биргән, «дәвалаучы» аларны, чүпрәккә төреп, шкаф киштәсенә куйган, кичкә кадәр ачмаска дигән.

Кунаклар, эшебез бар дип, чыгып киткән. Пенсионер, кичне көтеп тормыйча, төргәкне ачкан һәм анда гәзит кисәкләре генә тапкан. Ул, караклар корбаны булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

Каракларны эзлиләр.

Фото: bash.news

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас