+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 декабрь 2021, 12:55

Әрвахларга да бәйрәм кирәк

Яңа елны каршыларга алар да каберләреннән чыга, имеш...

Әрвахларга да бәйрәм кирәкӘрвахларга да бәйрәм кирәк
Әрвахларга да бәйрәм кирәк

Кышкы төн бик матур булучан, аеруча ул 31 декабрь төне булса. Искиткеч кар бөртекләре һавада акрын гына вальста бөтерелә, болай да чиста һаваны тагын да сафландыра, күк йөзеннән елмаеп карап торучы Ай яктысында юл читендә моңа кадәр гадәти бул­ган кар көртләре дә көмеш өемнәргә әверелә...
Әнә, нәкъ шундый юл буйлап Кыш бабай килә. Ни өчен боланнар яисә атлар җигелгән чанада түгел, ә җәяү килә соң, дип сорарсыз. Җавабы гади: ул – чын Кыш бабай түгел, ә урындагы клубта эшләүче кызыл борынлы культмассовик Гыйсметдин. Ул буйдак, ялгыз яши һәм балаларны өнәми генә түгел, күралмый. Әле ул, чыраен сытып, искиткеч яхшы күңелле һәм юмарт тылсымчы картны чакырып, балаларына чын-чыннан бәйрәм оештырырга теләүче бер гаиләгә китеп бара...

Бу вакытта исә авыл зиратында яман хәлләр башланып килә иде: тыныч кына яткан каберстанда куркыныч ерткыч кебек җил улый, матур кар бөртекләренең матурлыгын җуеп, кабер чардуганнарына бәрә... Шулчак җил дә, кар бөртекләре бөтерелү дә туктап калдылар, алар курыкты, чөнки кабердән бер әрвах чыгып килә иде. Ул бик ямьсез: тән тиресе яшелләнә башлаган, кайбер урыннарыннан саргайган сөякләре күренеп тора, тешләре череп беткән, чәчләре тузынган, ә күзләре кан белән тулышкан һәм психныкына охшаган иде...
Озакламый башка каберләрдән дә шундый “сөйкемле” әрвахлар күтәрелде һәм, “Яңа елны шәп итеп каршы алыйк!” дип кычкырышып, республикабыз район­нарының берсендәге Иштербәк авылының зираттан якындагы өйләренә таба юл алды. Әлеге йортлар арасында Гыйсметдин китеп барган өй дә бар иде. Ләкин ир әрвахлар уянуы турында белми иде әле, ул бала-чаганы сүгә-сүгә, шушы мәгънәсез бәйрәмне каргый-каргый атлый иде...
Гыйсметдинне көткән өйнең ишеген кемдер шакыганда яшь кенә бер хатын – кухнядагы телевизордан Стас Михай­ловның йонлы күкрәгенә карый-карый күзләрен майландырып, табын кора, ә ире, залдагы икенче телевизордан “Уральские пельмени”дагы шар күзле Брекоткин мәзәкләреннән шаркылдап көлеп, диванда ята иде. Ишек шакыган тавышны ишеткәч, “Кыш бабай” килде дип уйлап, хуҗа: “Керегез!” – дип кычкырды. Ишек ачылып китүгә өйдә җан өзгеч тавыш ишетелде, ләкин керүчеләргә бу тәэсир итмәде, чөнки аларның җаны юк иде...
Бераздан ачык ишектән Гыйсметдин дә килеп керде һәм, үзен каршы алмауларына аптырап, аш-су бүлмәсенә, анда да кеше булмагач, залга үтте. Һәм артына ава язды: анда тере мәетләр – ир, хатын, бала – кулларын өстәлгә куеп, йотлыгып телевизор карап (күптән телевизор күрмәгәннәре күренеп тора) утыралар иде. Аларның аяк астында сөякләр һәм бала башына охшаган нәрсә дә аунап ята. Шул арада алар Гыйсметдиннең ыңгырашып куйган тавышын ишетте һәм, колачларын җәеп, аңа таба килә башлады. Бала-әрвах, ана-әрвахның итәгеннән тартып: “Әни, без бу Кыш бабайны хәзер үк ашыйбызмы, әллә үзебез белән алып китәбезме?” – дип сорап куйды.
Шулчак безнең “Кыш бабай” һушын җыеп өлгерде һәм ак-караны күрмичә, юлдагы кар көртләрен дә җилдәй җитез сикереп кенә чыгып, еш-еш артына борылып карый-карый, үз йортына таба чапты. Аның артыннан күктәге Айны да калтыранырга мәҗбүр итеп, “Ха-ха-ха!” дип көлгән тавышлар озата барды сыман. Кайтып җитү белән ишеген ачып керде дә, аны эчтән бикләгәч кенә бераз тынычланып, җиңел сулап куйды. Болай гына тулысынча тынычлану, әлбәт­тә, мөмкин түгел иде, шуңа да ул кухнясындагы суыткыч янына ашыкты; аннан кичә башлаган, инде бераз “өшегән” яртысын алып, аны бик кадерләп саклаган борынгы “стопарик”ка, ягъни йөз граммлы кечкенә кырлы стаканга койды; аннары шунда ук торган тарелкадан салкын ит кисәге алып, калтыранган куллары белән “стопка”сын авызына китерде дә, җәйге челләдә тузанлы юлдан арып кайткан, нык сусаган юлчы кебек, голт-голт итеп йотлыгып эчеп җибәрде...
Инде бераз тынычлангач, ул, залга чыгып, сәгать Яңа ел килүне белдереп сукканчы диванында азрак ятып торырга булды. Ләкин аның буйдак алачыгында инде туза төшкән, каезлана башлаган диванында… ике әрвах-карчык утыра иде, өстәвенә, сантый кешеләр шикелле елмаешалар. Гыйсметдин: “А-а-а-а!” – дип кычкырып җибәрде һәм ишеккә таба томырылды, әмма ишегенең биген ычкындырса да, ул ачылмады. Ул арада карчыклар, сап-сары черек тешләрен ыржайтып, аңа якынлашты. Аларның берсе, яшьрәге: “Ниһаять, без Кыш бабайны тоттык! Хәзер безнең үзебезнең чын-чыннан Яңа ел бәйрәмебез булачак, ә Хуҗабикәбез бик канәгать калачак, шатланачак!” – дип мыгырданды.
“Башымның бетүе шушы икән!” дип кенә уйлап өлгерде Гыйсметдин. Ләкин ул моның бетү түгеллеген, ә яңа тормыш рәвеше башлану гына икәнлеген аңламый иде әле…
Бу хәлләргә инде берничә ел үтте, күп нәрсә, шул исәптән Иштебрәк авылы да, үзгәрде. Ләкин Гыйсметдиннең Кыш бабай киемендәге әрвахы һәр Яңа ел төнендә авыл урамнары буйлап йөри, юлында очраган ялгыз кешеләрне үзе белән бәйрәм табынын уртаклашырга алып китә иде…

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас