+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
19 декабрь 2021, 12:55

Вәт наш Иван маладис!

Бәләкәйрәк чак иде әле. Күрше егете институт бетереп авылга кайтты.

Вәт наш Иван маладис!Вәт наш Иван маладис!
Вәт наш Иван маладис!
 Ул заманда бер терәге-таянычы булмаган кешегә институт тәмамлау абруй сыман иде. Башы эшли, димәк, кулыннан килә. Ләкин авылда алай дип әйтмәделәр бугай.
— Һи, нәрсә генә бетереп кайтса да, көтүче баласы инде, бер дә әллә кая киткән җире юк, — диделәр.

Үзенә әйтмәгәннәрдер инде, бәлки. Тик без бәләкәй малайлар булгач, борын тыкмаган җиребез юк һәм ише­тергә ярамаган бөтен нәрсәне дә ишетеп, күрергә ярамаганын күреп тора идек.
Ә теге егет безгә, ни өчендер, якын булып тоела иде. Аңа әйтелгән сүз дә авыр ишетелде. Тик ул елап утырмады. Кайсыдыр районга барып эшкә урнашты да озакламый колхоз рәисе булып китте. Мондый дәрәҗәгә ирешкәч, яманлап сөйләмә­деләр...
Мин җәйләрен кунакка барып йөргән авылда бер кыз искитмәле итеп җырлый иде. Коеп куйган артист инде менә! Концертларда булсынмы, берәр бәйрәмдәме – барысы да ярата моны. Алкышлыйлар. Кушылып җырларга маташучылар да табыла. Һәм шул ук вакытта артык күтәрүче дә юк. Беркем дә: “Карале, бу бит бик зур артист булып, авылның данын күтәрергә мөмкин!” — дип уйламый.
— Һи, барыбер шул савучыдан ерак китә алмас инде, — дип көләләр. — Укуы да “өчлелек” кенә икән...
Мәктәп тәмам­лагач, бу кыз чынлап та сыер савучы булып йөрде. Бер ел шулай йөрде дә икенче җәйгә кайдадыр укырга барып керде. Аннары күп тә үтмәде танылган җырчы булып китте. Шуннан моны авылда да таный башладылар.
Авыл кызык ул... Нинди генә акыллы, эшлекле, белемле, талантлы булмасын, авыл үзендә яшәгән үз баласын танымый. Ул аны сәергә, бүтән­нәр сыман җиргә туңкаймаган өчен ялкауга, әллә нинди сүзләр сөйләп, әллә нинди гамәлләр кылган өчен сантыйга, теләсә-нинди “ущербный” кешегә исәпләргә мөм­кин. Тик ул аны талантка исәпләми.
Авыл халкы танысын өчен теге талантның (акыл иясенең, эшлекле кешенең, һ.б.) кайдадыр читтә танылуы кирәк. Үз баласының зурлыгын күрү өчен авыл кешесенә читләр­нең тануы кирәк. Ул аны үзе таный белми. Мин моның яхшымы-яманмы икәнен әйтә алмыйм. Ләкин факт факт булып кала.
Татарда авыллар күп инде. Талантлар да күп.
Менә Земфира дигән бер җырчы кыз яшь чагында анда сугылып, монда сугылып йөрде. Хәтта бэк-вокалга да алучы булмаган, дип сөйли­ләр. Шуннан Мәскәүгә китеп күтәрелеп чыккан иде, тегене тарткалый башладылар: “Безнеке ул... Башкорт ул... Татар ул...” Аның шикеллерәк кеше­ләр башкаларыбыз тирәсендә дә күп булды бугай инде. Шунда чагында ым-шымнары ишетелмәсә дә, читтә танылгач, безнең халыкның горурлык хисләре канат кагарга тотынды: “Татар бит ул! Безнең кеше.”
Әйтик, шул ук язучы... Монда кемдер утызар китап чыгарган, санаулы вакыт эчендә сатып алып бетергәннәр. Аны күрүче юк. Ә кемдер Мәскәүдә ике-өч китап чыгардымы, “Аһ” итәләр. “Вәт, ичмасам, булдыра безнекеләр! Татар маладис ул!” — диләр.
Мәскәү берәр Имаметдинне күтәреп алып: “Вот наш Иван молодец!” — дип әйтмәсә, татар дөньяда аның зурлыгын, маладислыгын гына түгел, барлыгын да белми. Теге сүзне ишеткәч кенә: “Имаметдин ведь, безнең татар бит! — дип күкрәк сугарга тотына — Без үстердек аны!”
Табиб, галим, эшкуар, спортчы, актер... Нинди генә һөнәр кешесе булса да шул ук хәл. Чөнки бу — татар дөньясы. Татар үз арасындагыларны күрми. Андый сәләте юк. Үз баласының зурлыгын күрү өчен аңа читләр­нең тануы кирәк.
Мин моның яхшымы-яманмы икәнен әйтә алмыйм. Тик татарда авыл психологиясе.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас