Хәзер пациент авыр хәлдә, әмма ул битараф булмаган ир-ат аркасында гына исән калган.
18 декабрьдә Уфада яшәүче кеше чын батырлык кылган: ул кешене янган машинадан тартып чыгарган, аны һушына китереп, дәваханәгә илткән. Бу хәл көндез ВДНХ сәүдә-күргәзмә комплексы бинасы янында булган. ВАЗ-21099 машинасы моторы кисәк янып киткән, шуның аркасында салонда көчле төтен чыккан. Эчендә аңын югалткан 35 яшьлек кеше булган.
Бәлагә юлыккан ирнең бәхетенә шул тирәдән битараф булмаган кеше үтеп барган. Җиңел машинада кеше утырганын күреп, ул аңа ярдәмгә ташлана: тәрәзәне төшерә һәм машина йөртүче ягыннан ябык ишекне ача. Аннан соң ул ирнең йөрәгенә массаж ясаган һәм дәваханәгә илткән.
Фото: bash.news