Кичә кич Сибайда юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча ЮХХДИ идарәсе матбугат хезмәтендә.
«Бер фараз буенча, 26 яшьлек урындагы кеше Аскар - Әлмөхәммәт - Сибай автоюлының 57нче чакрымында «Лада Гранта» руле артында ат көтүенә бәрелә. Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм аның пассажирлары - 24 яшьлек кыз һәм 16 яшьлек укучы - дәваханәгә салынган. Ике хайван үлгән. Вакыйга урынында полиция һәм башка хезмәтләр эшли", - дип сөйләделәр ведомствода.
Әле юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.
Фото:mvdrb.ru