9 декабрьдә Производство урамында аны сукбай этләр тешли. Мәктәп укучысын коткарган ир аларны куып җибәреп, ашыгыч ярдәм чакырткан. Кызның әнисе сөйләвенчә, бала шугалакка барган, тик аның урынына аяк, кул, күз кабагы травмалары белән дәваханәгә эләккән. Балага котыру авыруын профилактикалау курсы узарга туры киләчәк. Хатын раслаганча, бу территориядә һәрвакыт балалар курка торган этләр бар.
САХ хезмәткәрләре сукбай хайваннарны аулаган. Учреждениедә хәбәр ителгәнчә, әлеге урамда гына да ел башыннан 65 эт тотылган. Аларны таратуда еш кына кешеләр гаепле: хуҗалары этләр тууын контрольдә тотмый һәм көчекләрне ташлый, алары үсә һәм нәсел китерә башлый.
Шулай ук шәһәр кышка якын бакчаларда ташланган этләр белән тулылана - хайваннар ашарга табу мөмкин булган җиргә күчә.
Фото: bashinform.ru