Беренче авария Николаевка авылының Шоссе урамында 8:30 сәгатьтә булган. Анда 61 яшьлек ир "Hyundai Elantra" машинасында 63 яшьлек һәм 30 яшьлек хатыннарны бәрдерә. Пенсионер ханым алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә, кызы дәваханәдә.
Төшкә табан Бәләбәй - Николаевка - Туймазы - Бакалы автоюлының 51нче чакрымында тагын бер авария теркәлгән. Вахта автобусы белән "Toyota Estima" минивены бәрелешкән вакытта җиңел автомобильнең 44 яшьлек йөртүчесе үлгән. Автобустагы өч кеше җәрәхәтләнгән.
16:00 сәгатьтә Туймазы - Октябрьский трассасының 12нче километрында юл һәлакәтендә «Лада Гранта» белән "КамАЗ" бәрелешкән. Бәрелештән соң йөк машинасы кюветка төшә. «Ашыгыч ярдәм» килгәнче җиңел машина белән идарә иткән 40 яшьлек ир үлгән.
Карлы кыш килде. Водительләр дә, җәяүлеләр дә шуны исендә тотсын иде: кышкы юлда автомобиль тормозга салгач та, туктый алмый, бераз шуып бара. Юлларда игътибарлы булып, хәвефсезлекне икеләтә сакларга кирәк.
Фото: "ГИБДД по РБ"