942 елның язында Волхов фронты участогында оборона тоткан батальоннарның берсенең командирына яңа снайперны тәкъдим иткәч, майор, кемнеңдер әче шаяртуы корбаны булдым, дип уйлый. Аның каршысында сакаллы, гади киемнән, кулына винтовка тоткан карт басып тора.
— Сезгә ничә яшь соң? – дигән командир, гаҗәпләнеп.
— Июньдә сиксән сигез тула... — дип тыныч кына җавап бирә бабай. — Борчылмагыз, мине хәрби хезмәткә чакырмадылар — тылда барысы да яхшы. Мин үзем теләп фронтка киттем. Ату өчен позицияне күрсәтегез. Мине кызганып тормагыз, башкалар кебек сугышачакмын.
Фашистны бер атуда юк итә
СССР Фәннәр академиясе әгъзасы, Лесгафт исемендәге Табигый-фәнни институтның алыштыргысыз (1918 елдан) директоры Николай Александрович Морозов 1941 елның 22 июнендә үк — Германиянең һөҗүме турында игълан ителгән беренче сәгатьләрдә үк үзен фронтка җибәрүне таләп итә.
1939 елда ул “Осоавиахим” курсларын тәмамлый, һәм шуннан бирле даими рәвештә ату буенча күнегүләр үтә. Күзлек киеп йөрүенә карамастан, Морозов бик яхшы ата, бу турыда ул хәрби комиссариатка мөрәҗәгать иткәндә дә әйтә.
Академик Ватаныбыз куркыныч астында булганда, совет җирен немец фашистлары таптаган вакытта барысы да җиңүгә үз өлешен кертергә тиеш дип саный.Немецлар көн саен Ленинград урамнарын утка тота, ул һәлак булган хатын-кызлар һәм балалар өчен үч алырга тели. Николай Морозовның мондый ныкышмалылыгына шаккаткан җитәкчелекнең түземлеге бетә, һәм аңа хәбәр итәләр — академик Ленинград янындагы фронт участогына бара һәм хәрби операцияләрдә катнаша ала. Ләкин, өлкән яшьтә булу сәбәпле, бары тик командировка сыйфатында гына, бер айга.
Окопта Николай Морозов шунда ук барысын да гаҗәпкә калдыра: дошман ут яудырганда таяксыз бик җиңел иелеп йөри, винтовка белән күптән фронттагы яугир кебек эш итә. Академик берничә көн үзенә ату позициясен сайлый һәм, ниһаять, траншеядә яшеренә. Ул шулай шактый салкынча һавада ике сәгать селкенмичә дә ята. Һәм үз максатына ирешә — фашист офицерын мушкага ала. Морозов, төбәп атып җибәреп, дошманны бер атудан ук үтерә.
Авиатор, химик, Ленинны тәнкыйтьләүче
Снайперның дөньякүләм билгеле галим булуы тагын да гаҗәпкә калдыра. Альберт Эйнштейнның корал тотып сугышка китүен күз алдына китереп карагыз! Ярославль алпавыты белән крепостной крестьян хатынның улы, дворян Николай Морозов яшь вакытта ук шактый “кызу” егет булган. Гимназиядән соң ул “Народная воля” яшерен оешмасына керә: 1881 елның 1 мартында император Александр IIне үтерергә ниятләүчеләр арасында була.
25 елга якын төрмәдә утыра, 1905 елгы революциядән соң булган амнистия аркасында иреккә чыгарыла. Гаҗәп, әмма нәкъ менә рәшәткә артында утырганда “террорчы” фән белән кызыксына башлый. Николай Морозов мөстәкыйль рәвештә 11 телне өйрәнә. Физика, химия һәм астрономия белән шөгыльләнә, шулай ук математика, философия, политэкономия белән мавыга. Морозов төрмәдә туберкулез белән авырый, үлем чигендә була — әм-ма үзе уйлап тапкан махсус гимнастика ярдәмендә исән кала: авыру чигенә. Николай Морозов төрмәдән чыккач, башы белән фәнгә чума — 26 фәнни хезмәт бастыра.
1910 елда галим аэропланда очып, власть вәкилләрен куркуга сала. Жандармнар элекке революционерның һавадан патша Николай IIгә граната ыргытуы ихтимал, дип саныйлар, һәм аның фатирында тентү үткәрәләр. Хәер, “шартлату эшчәнлеге” дәлилләрен таба алмыйлар. Шуңа да карамастан, булачак академикны ике тапкыр 1911 һәм 1912 елларда кулга алалар. Ул барлыгы 30 елга якын төрмәдә утырган.
Революциядән соң Николай Морозов Владимир Ленинны ачыктан-ачык тәнкыйтьләгән. Ул большевикларның социализм төзү турындагы карашлары белән килешмәгән. Дөньякүләм танылган галим буларак, Николай Морозовка хөрмәт зур булган, шунлыктан большевиклар аңа сүз дәшмәгән. Чөнки XX гасырның 20нче елларында физика һәм химия өлкәсендәге тикшеренүләр күләме буенча бөтен дөньяда абруйлы Николай Морозовка тиң галимнәр булмый. Хәтта Иосиф Сталин вакытында 1932 елда “Русское общество любителей мироведения” оешмасын ябып, барлык катнашучыларны репрессияләгәннән соң да җәмгыять рәисе Николай Морозовка тимиләр. Ул үзенең Бороктагы элекке утарына кайтып китә, анда махсус төзелгән астрономик обсерваториядә эшли.
“Мине фронтка кайтарыгыз!”
Һәм менә шундый дәрәҗәле кеше, дөньяда билгеле галим, бихисап хезмәтләр авторы, фәнни үзәк оештыручы гади солдат сыйфатында Ватанны саклау өчен үз теләге белән фронтка килә. Землянкада яши, солдат боткасы ашый, бик карт булуына карамастан, сугыш авырлыкларын иңнәрендә күтәрә. Кызылармеецлар таң кала — гаҗәеп бабайны башка частьлардан карарга киләләр, аның турындагы имеш-мимешләр бөтен фронт буйлап тарала. Академик ачулана – “йолдыз” ясыйлар, ә аңа сугышырга кирәк.
Ул кыю сугыша. Дымлылык шартларында пуля очышының траекториясен өйрәнгәч, Николай Морозов тагын берничә немецны атып үтерә. Ахырда гитлерчылар, котырган хәлдә, академикны “ауларга” тотына. Алар карт снайпер яшеренгән урынга туплардан аталар. Нәтиҗәдә, җитәкчелек, Морозовның кискен каршы булуына карамастан, галимне Волхов фронтыннан кайтырга, игътибарын фәнни эшкә юнәлтергә чакыра. Академик тагын берничә ай яңадан алгы сызыкка гади снайпер итеп җибәрүне таләп итә, аннары суына.
1944 елда, хәрби батырлыгын бәяләп, Николай Морозовны “Ленинградны обороналаган өчен” медале һәм Ленин ордены белән бүләклиләр. 1945 елның 9 маенда Иосиф Сталинга язган хатында галим шатлык белән болай дип хәбәр итә: “Ватаныбызга һәм бөтен кешелек дөньясына шулкадәр кайгы китергән Германия фашизмын җиңгән көнгә кадәр яшәвемә бик бәхетлемен!” 1945 елның 10 июнендә Николай Александрович тагын бер Ленин ордены белән бүләкләнә. “Җиңү өчен алгы сызыкта шулай аз эшли алдым”, — дип үкенеч белдерә ул.
Галим 92 яшендә, 1946 елның 30 июлендә вафат була. Безнең хәтеребездә ул хәрби хезмәткә чакырылмыйча да үз теләге белән бер ай булса да фронтта фашистларга каршы сугышкан Бөек Ватан сугышының иң карт яугире булып калачак. Хәзер Николай Морозов кебек кешеләрнең булуына ышану да кыен. Әмма, шуңа да карамастан, алар — Бөек Ватан сугышының чынбарлыгы.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.