Саратов өлкәсенең Прокудино авылында булган бу хәл бөтен ил халкын тетрәндерде.
Бер хатын ире белән талашканнан соң балаларын салкын төнне чокырда калдырып киткән. Аларны авыл кешесе тапкан. Бу вакытта 7 яшьлек малай туңып үлгән булган, 5 яшьлек кыз исән. Әле ул дәваханәдә авыр хәлдә.
Хатынны эзли башлаганнар. Берничә көннән ул үзе полициягә шалтыраткан. Аның сүзләренә караганда, ул үз балалары өчен киләчәкне күрмәгән. Ире белән аерылышу процессы озакка сузылу сәбәпле, балаларын шул сәбәпле үтерергә уйлаган.
Балаларның әтисе дә полициядә.
Фото: mk.ru