+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 декабрь 2021, 11:10

Унбер машина катнашлыгында авария булган

Мәләвез районында 11 автомобиль катнашлыгында тагын бер коточкыч юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.

Унбер машина катнашлыгында авария булганУнбер машина катнашлыгында авария булган
Унбер машина катнашлыгында авария булган

Авария Уфа- Ырынбур федераль трассасының 191нче километрында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бер яктан хәрәкәт иткән унбер автомобиль бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Автомобильләр генә механик зыян күргән.

Урында ЮХХДИ, МЧС хезмәткәрләре, медиклар эшли. Авариядә катнашучыларның Уфага Ырынбур ягыннан юл тоткан булуы билгеле.

 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас