+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 декабрь 2021, 05:35

"Балам дәваханәдән чир эләктереп чыкты"

Дәүләкән шәһәрендә яшәүче бер ханым Башкортстан Башлыгының социаль челтәрләрдәге битендә урындагы йогышлы авырулар дәваханәсенең торышына зарланган.

"Балам дәваханәдән чир эләктереп чыкты""Балам дәваханәдән чир эләктереп чыкты"
"Балам дәваханәдән чир эләктереп чыкты"
Яшь әни әлеге учреждениедә булу шартлары турында ачыктан-ачык сөйли һәм анда проблемалар канализация яки тузган диварлар гына түгел, дип ассызыклый. Гади генә әйткәндә, анда булганда хатын шок кичергән.

- Олы кеше, бигрәк тә балалар өчен бөтенләй бернинди шартлар да юк! Биредә соңгы тапкыр ремонт кайчан булган икән? Соңгы тапкыр кайчан санитар эшкәртү үткәрелгән? Дезинфекция өчен баклар буш! Миңа башта раковинаны юарга, аннан чәчләрне җыярга туры килде! Гадәти агулануны дәвалап, бала икенче чир эләктереп чыкты, тимрәү йоктырды - дип яза ханым.

Мөрәҗәгатен тәмамлап, яшь әни федераль Сәламәтлек саклау министрлыгына барып җитәргә җыенуын белдерде.

Шикаятькә җавап итеп, Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми вәкиле узган елдан дәваханәдә этаплап капиталь ремонт башланды, аңа инде акча бүлеп бирелде, дип белдергән. Ә палаталарны һәм бәдрәфләрне санитар эшкәртү буенча министрлыкта бернинди проблема да күрмәделәр.

- Дезинфекцияләү эретмәләре белән палаталарны дымлы җыештыру көненә кимендә 2 тапкыр үткәрелә, пациентларны чыгарганнан соң, йомгаклау дезинфекциясе үткәрелә. Йогышлы авырулар бүлегендә унитаз вакытлыча төзек булмаган, хәзер төзәтелгән. Боксны җыю даими рәвештә тулы күләмдә алып барыла, сафтан чыккан сантехника ремонтлана. Җыештыруны һәм санитар җиһазларның торышын контрольдә тоту көчәйтеләчәк, - дип җавап биргән Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми вәкиле.

Фото: voka.me

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас