“Ник аның белән буталасың, мин җитмиммени сиңа?” — дип сорады Галимҗан. Ә Земфира, күзләрен дә йоммыйча: “Син бит шофер гына, ә ул — директор”, — дип җаваплады...
Галимҗан дөньяга гаиләдә өченче бала булып аваз салды. Әтисе сугышка киткәндә аңа нибары 5 яшь иде. Сугыш елы балаларының ничек үсүләрен һәм ничек җан асрауларын аның чордашлары яхшы белә. Икмәкнең нәрсә икәнен алар төшләрендә генә күрде. Ярый әле бәрәңге утырталар. Анысы да аз гына бәрәңгегә охшый башлагач та ашый-ашый, көзгә бик мул калмый. Озын кышкы кичләрдә төп азык бәрәңге була, әлбәттә. Кыш үтеп, яз җитүгә анысы да бетә. Әниләре, күрше урыс авылларына барып, сөт-майга алмаштырып алып кайта да соң, тик анысының күп өлеше чәчү өчен күзәнәк-
ләргә киселә. Ачка интеккән халык, көзен бәрәңге басуы булган җирләргә чыгып, черек бәрәңгеләрне җыялар. Шулардан кәлҗемә көлчәсе пешереп, тамак туйдыралар. Күп кешеләр көздән урылмый калган бодай, арыш басуларына барып, бераз ашлык алып кайталар. Ләкин ул ашлыктан ясалган он-ярмаларны ашап, күп кеше агуланып үлә иде. Галимҗанның әнисе моны белгәнлектән, балаларны да ул басуларга җибәрмәде, үзе дә бармады, ачлы-туклы булса да, балаларын үлемнән саклап кала алды.
Җәйләрен төрле үләннәр — балтырган, какы, кузгалак белән тукландылар, ә инде көзен гөмбә җыеп көн күрәләр иде.
Галимҗан, эшкә батыр булса да, гәүдәгә көчсезрәк иде. Авыр эшләрне күпчелек абыйлары башкара, ә Галимҗан, я чирлим дип, я качып калып, эштән читләшә иде. Алай да үзе өчен генә булса да чабата үрү эшенә өйрәнде ул.
Еллар үтү белән бу михнәтләр дә артта калды. Галимҗан, укуга бик тырыш булмаса да, 8нче сыйныфны тәмамлаганчы укыды. Соңыннан, Бәләбәй шәһәренә барып, төзелешкә эшкә керде. Азрак кулына акча кергәч, өс-башын яңартты, әнисенә дә ярдәмгә акча кайтара башлады. Инде армия сафларына барырга да вакыт килеп җитте. Ул Ерак Көнчыгышта, Владивосток шәһәре янында урнашкан частьта 3 ел хезмәт итеп кайтты.
Хезмәттән ул озын буйлы, кара кашлы, матур, көчле егет булып кайтты. Озакка сузмады — колхозга эшкә чыкты. Тырышып эшләде ул колхозда. Ә инде көзге эшләр тәмамлангач, туган йортына күрше авылдан килен алып кайтты.
Земфира, сугыш чоры елы баласы булса да, мул тормышлы гаиләдә үсте. Әтисе сугышның башында ук армиягә алынса да, аннан исән-имин кайтты. Гаиләдә кыз бала берәү генә булгач, Земфира эшкә ялкау, үзсүзле булып үсте. Инде 20 яшь тулып узса да, бер егет тә аңа өйләнергә ашыкмады. Дус кызлары инде күптән гаиләле, балалар үстерәләр, ә Земфира һаман бизәнеп-ясанып, кичләрен клуб юлын таптый иде.
Шулай бер кичтә клубка бик чибәр, солдат киемендә бер егет килеп керде. Бу Галимҗан иде. Ул егетне күрүгә Земфира егылып китә язды. Менә егет, ичмасам! Дус кызы Наиләдән егетнең кем булуын белеште һәм, ничек тә мине аның белән таныштыр әле дип үтенде. Менә биюләр башланды. Наилә Галимҗанны биергә чакырды һәм, Земфираны күрсәтеп, әгәр кызлар озатырга теләсәң, аңардан да яхшы кыз юк инде бу авылда, дип ычкындырды. Икенче биюгә Галимҗан, әлбәттә, Земфираны дәште. Шулай танышты алар һәм бер-ике ай очрашуда өйләнешеп тә куйдылар.
Баштарак Земфира үзенең холкын күрсәтеп бармады. Ә инде кыш үтүгә, Галимҗанны көч-хәл белән күндереп, үзенең туган авылына алып кайтып китте.
Галимҗан башта, механизаторлар курсы тәмамлап, колхозда тракторчы булып эшләде, ә соңыннан шоферлар курсы тәмамлап, шофер булып хезмәт салды.
Туган йортын ташлап чыгып китү Галимҗанга бик авыр булса да, ул Земфираның сүзеннән чыга алмады. Тик малайлары тугач кына, Земфирасын һәм кызын алып, ерак Баймак шәһәренә барып урнашты. Үзе алтын чыгару шахтасына шофер булып урнашты, ә Земфира кибеткә сату эшенә чыкты. Берничә ел яшәде алар Баймакта.
“Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил”, дип, халык юкка гына әйтмәгәндер шул. Галимҗан да, күп уйлап тормыйча Уфага кайтты. Шәһәрдә үзләренә өй сатып алдылар. Галимҗан таксига эшкә чыкты, Земфира сату эшенә, үзләреннән ерак булмаган кием-салым кибетенә керде. Тормыш акрынлап җайга салынды. Ике ел торганнан соң алар торган йортны “сноска” куйдылар. Галимҗаннарга Инорстан өч бүлмәле бик шәп фатир бирделәр. Фатир зур, ике яклап балконы да бар, балаларга да иркен яшәргә дә яшәргә иде дә бит...
Көннәрдән бер көнне Галимҗан төшке ашка кайтышлый Земфира эшләгән кибеткә керде. Барлык сатучылар да урыннарында, Земфира гына күренми. Галимҗан аның кая киткәнлеген сорагач, берсе директор бүлмәсенә күрсәтте. Галимҗан ул бүлмәгә барып керсә, ни күзе белән күрсен, диванда Земфира белән директор үбешеп утыралар. Галимҗан кергәч алар бик тиз торып басты. Галимҗан директорны сугып екты да, Земфираны җилтерәтеп алып чыгып китте. Ә Земфира берни булмаган кебек тотты үзен. Өйдә Галимҗан ник аның белән буталасың, мин җитмиммени сиңа?!” — дип сорагач, Земфира, усал күзләрен акайтып: “Син бит шофер гына, ә ул — директор”, — дип җаваплады. Шулай итеп бу икәүнең арасыннан “кара мәче” үтте.
Земфира бер дә үзен гаепле санамады, гел Галимҗанны гаепләде, әйтерсең лә теге диванда Земфира түгел, ә башка берәү белән Галимҗан үбешеп утырган!
Эш аерылышуга барып җитте. Судта ике баласы белән Земфирага — ике бүлмә, ә Галимҗанга бер бүлмә тиде.
Соңыннан аларның язмышлары ничек тәмамланды, теге директор Земфирага өйләндеме соң? Юк, әлбәттә. Ул Земфираның ире белән аерылышуын белгәч, күп тә тормый аны эшеннән бушатты. Земфира ике бүлмәле фатирында ике баласы белән яши башлады. Бераздан бер ирне фатирына кертте дә соң, тик мәхәббәтләре кыска булды. Теге ир кеше акчасына кәеф-сафа корып, эшләмичә генә яши торган булып чыкты...
...Бүгенге көндә Земфира ике баласы һәм оныгы белән гомер кичерә. Кызлары гаиләле түгел, еш кына өйләрендә егетләр җыеп, “сабантуй” үткәрергә яраталар. Ә Земфираның ике күзе дә бик начар күрә, үзе үрнәгендә үскән кызларына берни дә дәшә алмый. Күп вакыт аның исенә Галимҗан белән бергә үткәргән, кыска булып тоелган, кышкы төннәр, икесе бергә каршылаган таңнар төшә, тик терсәкне тешләп булмый шул...
Ә Галимҗан бер бүлмәле фатирында берүзе озак яшәмәде. Шәһәрнең бер ашханәсендә пешекче булып эшләүче Фәйрүзә исемле хатынга өйләнде. Матур гына яшәп киттеләр. Тик ни сәбәптәндер, Галимҗан 2001 елда туганнары белән бәйләнешен өзде. Аны эзләп тә карадылар, тик таба алмадылар. Хәзерге вакытта ул исәндерме-юкмы — беркем белми...
Фуат Мусин.