Бу язманы ул "ВКонтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә бастырган.
"Иремнең әнисе өйләнешкән көннән башлап безнең белән тора. Мин бала тапканчы ничектер уртак тел табарга тырыштык, ә инде улым тугач, ул миңа бәйләнә башлады. Аның сүзләренчә, беренчедән, мин иремә аз игътибар бирә башладым. Имеш тә, ул эшли, арып кайта, ә мин аны үз проблемаларым белән борчыйм, җитмәсә, бала белән утырырга да кушам.
Икенчедән, өй җыештырылмый. Дөрес, өйне җыештырырга җитешмәгән очраклар була, шул вакытта бианай ярдәмгә килергә тиеш түгелме соң!?
Ә бер көнне бөтенләй миңа: "Баланы ашата да белмисең бит! Шуңа күрә эче авырта аның", дип кычкырды. Болардан тыш, ул иргә дә минем турыда имеш-мимешләр сөйләп бетергән. Үземнең аңа сүз дә әйткәнем юк. "Әни" дип кенә торам.
Кызлар, бәлки, сезнең гаиләдә дә мондый хәлләр булганы бардыр. Миңа нәрсә эшләргә? Берәр киңәш бирегез әле", дип язган ул.
Фото: pixabai.com