Тикшерү версиясе буенча, быел февральдә ир Белореттагы автовокзалда булган. Ул пассажирлар ташу белән шөгыльләнгән 35 яшьлек ханымга утырып, аны Учалыга илтеп куюын сораган. Юлда ир башта машинаны туктаттыра, аннары хатынны зарядка чыбыгы белән буа башлый һәм берничә тапкыр пычак белән чәнчә.
Хатын автомобильдән чыгып кача, әмма юлдашы бәхетсезне куып тота һәм каты кыйный. Таксист хатын һушын югалта - бу вакытта ир аның кулларын бәйли, кешесез урынга алып чыга һәм көчли. Шуннан аның муенына бау салып, үзен билгеләнгән урынга илтергә мәҗбүр итә. Машинадан төшкәндә ир 6700 сум акча урлый.
Ирне ике көннән соң туганнары йортында тоткарлыйлар. Ул үз гаебен өлешчә генә таныган. Ирне 8 елга катгый режимлы колониягә ирегеннән мәхрүм итәләр, әмма хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
фото: bash.news