+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
29 декабрь 2021, 07:50

Банктан урланган миллионнарның язмышы билгеле

Банктан 23 миллион сумга якын акча урлауда шикләнелүче кассир акчаны кая куйганын әйткән.

Банктан урланган миллионнарның язмышы билгеле
Банктан урланган миллионнарның язмышы билгеле
Ул аларны янаучыларга биргән. Сорау алганда хатын аңа янаулары һәм акча таптырулары хакында белдергән, дип хәбәр итә НТВ. Хәзер оперативниклар аның күрсәтмәләренең дөреслеген тикшерә. Әлегә шикләнелүче изоляторда.

Узган атнада кредит-касса офисларының берсендә 15 миллион сум, 49,5 мең доллар һәм 49,2 мең евро урланган иде. Акча белән бергә шик төшкән кассир да юкка чыккан.

Хокук сакчылары эзләүгә керешкән һәм "үзләштерү яки үтерү " мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Соңрак кыз үзе полициягә килә. Элегрәк кассирның әлеге инцидентка кадәр кәефсез булуы ачыкланды, ә ире раслаганча, аның психикага бәйле проблемалары бар.

Фото: rg.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: