+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
3 гыйнвар 2022, 15:10

Лилия Сәләхетдинова: "Кеше булып калырга иде..."

30 декабрь көнне минем тормышымда яңа этап башланды", - дип язган шагыйрә.

Лилия Сәләхетдинова: "Кеше булып калырга иде..."Лилия Сәләхетдинова: "Кеше булып калырга иде..."
Лилия Сәләхетдинова: "Кеше булып калырга иде..."

"Аллаһы Тәгалә бу елда миңа сабыр булып, үзенә ышанып, барлык кыенлыкларны да җиңәргә мөмкин булуын күрсәтте. Мин сына, явызлана, соңыннан күп нәрсәләргә үкенә ала идем. Ләкин шуннан кемгә нинди файда? Кеше булып калырга иде. Догалар һәм Аллаһы Тәгаләгә ышану миңа иң авыр минутларымда ярдәм итте. Үземнең исән булуым белән Аллаһы Тәгаләмә, дусларыма, әти-әниемә, туганнарыма рәхмәтлемен.

Тормышымның асылын һәм яшәвемнең мәгънәсе нидә икәнне белмим, әмма мин берәр кайчан әлеге гәүдәдә ни өчен яшәвемне аңлаячагыма ышанам. Ни өчен мин, башка берәү түгел? Бу соңрак, әлегә мине яратучы кешеләр арасында яшим һәм бу җаваплы.

Тормыш бер генә бирелә һәм аны лаеклы итеп үтәргә кирәк. ИншАллаһ, сезгә дә үз көчегезгә ышанырга ярдәм итәрмен. Без бергә булганда көчле. Алга таба планнарым — яшәргә! Барлык мохтаҗларга шатлык, мәхәббәт өләшеп яшәргә. Сезгә дә үз көчегезгә ярдәм итәргә тырышырмын, аралашуга һәрвакыт шатмын», — дип язган ул.

Инстадуслары Лилиянең көчле рухлы булуына соклана, Лилиягә алга таба да сабырлык һәм тугры дуслар тели.

Фото: tatar-lnform

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас