Бу хакта Башкортстанның "Лиза Алерт" отряды эзтабарлары хәбәр итте.
"Күмертаудан Яхин Артур Әхтәм улы табылды. Үлгән. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз", - дип хәбәр ителә отрядның рәсми төркемендә.
Кайбер чыганаклардан билгеле булуынча, Артур корпоративтан кайтып барганда юкка чыккан. Аны ике атна эзләделәр. Ул туңып үлгән. Аны тимер юл буенда тапканнар.
Мәрхүмнең ике кечкенә баласы калган.
Фото: bashinform.ru