

Тарихтан
Беренче кәгазь акчалар Русиядә 1769 елның 9 гыйнварында, Екатерина II идарә иткән вакытта барлыкка килә. Ул вакытта алар ассигнация дип атала һәм хәзерге акчага бөтенләй охшамаган була. Алар банк йөкләмәләре, ягъни тәңкә алу өчен расписка формасында була.
Ассигнацияләр өчен кәгазь Красносельское мануфактурасында (ә аннары Царское селода) ясала. Сенат типографиясендә дә акча басыла.
Беренче ассигнацияләрнең сыйфатын югары дип булмый, чөнки алар начар сыйфатлы кәгазьдә басылган, ә басма сурәт составында текст һәм нумерация булган. Ассигнацияләр полиграфия таләпләре ягыннан шактый гади була, шуңа да тиздән аларның ялган нөсхәләре басыла башлый.
Ялган ассигнацияләрнең күпчелеген үзе белән алып килгән станокта Наполеон II чыгарган. Нәтиҗәдә, 1814–15 елларда кәгазь бер сум курсы 20 тиенгә кадәр кимегән.
Килеп туган хәл аркасында, финанс министры Д. Гурьев булган ассигнацияләрне алыштыру кирәклеге һәм кәгазь акчалар бастыру өчен махсус бина булдыру турында патша Александр Iгә доклад тәкъдим итә.
Император ризалыгы алынганнан соң, Д. Гурьев яңа акчаларга билгеләр ясау ысулларын һәм шартларын килеш-терү турында тәкъдим белән “барлык техник производстволарда хәбәрдар булган” генерал-лейтенант А. А. Бетанкурга мөрәҗәгать итә.
Бетанкур яңа типография һәм кәгазь эшкәртү производствосы проекты өстендә эшли башлый, ул “Дәүләт кәгазьләрен әзерләү экспедициясе” дип атала. Экспедиция төзелеше тәмамлануга, тулы кыйммәтле кәгазь акча эшләү җайланмалары эшкә кушыла.
1818–19 елларда экспедиция тарафыннан Хованский һәм Бетанкур үрнәкләре буенча эшләнгән яңа ассигнацияләр югары катлаулылыкка ия булган. Аларның номиналларын 5, 10, 25, 50 һәм 100 сумлык купюралар тәшкил иткән, ялган акчаларга каршы көрәштә су билгеләре бик мөһим роль уйнаган, аларда урыс рәссамнарының портретлары гына түгел, картиналары да сурәтләнгән.
Купюраларның читенә “Дәүләт банкының илле сумлык (яки башка сан) ассигнациясе” дигән текст язылган. Рәсемнәрне башкару өчен граверлар җавап биргән.
Рәсемне катлауландыруга һәм кәгазь акчаларның сыйфатын арттыруга ирешү өчен экспедиция граверларга һәм талантлы рәссамнарга мөрәҗәгать иткән, алар арасында А. Зауэрвейд, Я. Рейхель һәм Г. Скамони булган, производствога исә яңа технологияләр һәм машиналар кушылган.
Ә ул бездә – бер букча
Акчаның һәр телдә үз атамасы. Урыс телендәге “деньги (деньга)” сүзе исә төркиләрнең “тәңкә”сеннән килеп чыккан, диләр. Акчаның тарихы бик борынгы заманнардан килә. Кешеләргә товарны турыдан-туры алмашу (бартер) җайсыз була башлагач, алар алмашуның бердәм эквивалентын уйлап табарга булган. Башта ул эквивалент булып шулай ук төрле товарлар – мал-туар, тоз, диңгез кабырчыклары – бер сүз белән әйткәндә, аерым төбәкләрдә кыйммәт саналган әйберләр йөргән. Безнең эрага кадәр VII гасырда металл акча коя башлыйлар. Әйләнешкә кәгазь акчаларны безнең эраның 910 елында Кытай кертеп җибәрә.
Тарихтагы беренче банклар акчаны һәм башка кыйммәтле әйберләрне саклау урыны булып хезмәт иткән. Сакланышта акчасы булган кешегә сертификат (квитанция) бирелгән, анда аның акчасы банкирда саклануы һәм шушы кәгазьне күрсәткән һәркемнең билгеле бер күләмдәге сумманы алырга хокуклы булуы турында язылган. Хәзер инде нинди дә булса кыйммәтле әйбер алу өчен бер өем тәңкә түгел, сертификат белән түләү мөмкинлеге дә туган. Тора-бара бу сертификатларның бәясе чын акча көче белән тәңгәлләшкән.
Шулай итеп, банк сертификатларыннан (квитанцияләреннән) файдалану беренче кәгазь акчалар барлыкка килүгә сәбәп булган. Ә инде “банкнота” дигән сүз үзе “bank note” дигән инглиз сүзләреннән килеп чыккан, ул “банк язуы” дигән мәгънәне белдерә.
Банкнотаның икътисади асылы – банкның аны чын, натураль акчага алмаштыру бурычына нигезләнгән. Әмма хәзер банклар банкноталарны чын акчага алмаштырырга бурычлы түгел. Чөнки хәзер алар үзләре үк акча булып санала.
Бүгенге көндә әйләнештә фиат акчалар йөри. Бу ни дигән сүз соң? Фиат акчалар – чын түгел, ягъни, чын акчаларны алмаштыручы гына, мөстәкыйль кыйммәте булмаган, яки кыйммәте үз номиналыннан түбәнрәк торган символик акчалар ул. Әйтик, берәүнең кулында 100лек акча бар икән, ул 100 сумлык эш башкарган, яисә 100 сумга бәяләнерлек реаль акчасы (алтын, кыйммәтле әйбер һ.б.) бар дигән сүз, һәм аңа шушы номиналга тәңгәл (100 сумлык банкнота) кәгазь бирелгән. Кешеләрдәге акча иллюзиясе феномены турыдан-туры фиат акчаларның реаль кыйммәте булмавына бәйле – алар акчаның реаль сатып алу мөмкинлеген түгел, аның номиналын кабул итәргә күнеккән.
Кагыйдә буларак, фиат акчалар реаль, товар акчалар белән тәэмин ителә (бүгенге көндә – алтын, алтын запасы, алтын резервлары).
Сез беләсезме?
* Ни өчен вак акчаның кырлары сырлы-сырлы? Эш шунда, элек тәңкәнең бәясе аңа кергән алтын яки көмеш күләменә нигезләнгән (ягъни 10 доллар тәңкәсенә шул бәядәге алтын кергән). Мошенниклар, андый тәңкәләрнең кырыйларын кисеп, яңадан коярга җибәрә башлаганнар. Тәңкә кырларын сырлау шул гамәлне чикләү өчен эшләнгән. Сыры булмаса, димәк, аны кискәннәр дигән сүз. Хәзер вак акчаны алтын-көмештән коймасалар да, аларның кырларына сырлар ясау гадәте калган.
*Банкноталар басыла торган кәгазьнең 75 проценты киҗе-мамыктан, 25 проценты җитен сүсеннән тора. Банкнота 4000 тапкыр икеләтә бөкләүгә чыдарга тиеш.
*100әр долларлы купюралардан тупланган миллион доллар 10 килограмм тирәсе авырлык тәшкил итә.
*Forbes версиясе буенча, иң бай кешеләр уртача 60 яшьтә.
Үзе бар, үзе юк...
Хәзерге тормышта кәгазь акчаларны гына кулланмыйлар. Әйтик, криптовалютагыз бармы?
Бу сүз тәүге тапкыр 2011 елда Forbes журналында күренә, инглизчә – сrypto currency. Башка сүзләр белән әйткәндә, бу – Интернетта җитештерелә һәм шунда ук виртуаль акча янчыкларында саклана торган санлы яки электрон валюта. Аның физик аналогы юк. Әлеге валюта махсус криптографик шифр ярдәмендә кулланыла. Беренче карашка криптовалюта традицион электрон түләү системалары белән охшаш. Әмма чынлыкта алар арасында аерма бик зур.
Криптовалюта математик исәпләүләр һәм генлы компьютер коды ярдәмендә булдырыла. Кулланучылар бер-берсенә транзакцияләр юллый, алар үзара бәйле блокларга җыела һәм шул рәвешле раслана. Мондый процесс майнинг дип атала, ә моның белән майнерлар шөгыльләнә. Моның өчен йортта куәтле компьютер булу һәм анда тиешле программа урнаштыру да җитә. Хәзерге заманда криптовалюта бөтен дөньяны колачлаган. Яңадан-яңа виртуаль акчалар (коиннар) булдыручы фермалар да бар. Ә классик майнинг ярдәмендә Биткоин; Ethereum; Litecoin; Monero; Dash валюталары барлыкка килә. Аларның физик аналоглары юк, ягъни криптовалютаны кулдан-кулга тапшыру мөмкин түгел.
Акча янчыкларын, шулай ук парольне саклауга игътибар белән карарга кирәк. Аларны югалтсагыз, акча белән мәңгегә саубуллашачаксыз. Аны тергезеп булмый. Шулай ук транзакцияләрнең кире кайтмавын да исәпкә алырга кирәк. Әгәр дә сез, хаталанып, акчаны дөрес булмаган янчыкка күчергәнсез икән, аларны хуҗасы ризалыгы белән генә кире кайтарып булачак.
Купюралар күпме “яши”?
Русия купюраларының уртача яшәү вакыты 2-2,5 ел тәшкил итә. “Озын гомерле”се – 5 меңлек банкнота, ул 4 елдан артык әйләнештә була ала. 1000 сумлык купюраны куллану 3 елга кадәр дәвам итәргә мөмкин, ә 100 сумлыгы әйләнештән ике елдан соң чыга. Уртача алганда, бер ел эчендә урта номиналдагы бер купюра ким дигәндә 200 кулда булырга өлгерә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, америка доллары шактый күбрәк яши: әйтик, 50-100 долларлык купюраларның уртача гомере 9 елга сузыла. Бу Америка валютасы сыйфатлырак кәгазьдә бастырыла дигән сүз түгел – Русия гражданнары акча белән ваемсызрак мөгамәлә итә. АКШта банкнотларны шактый сирәк кулланалар.
Чын бактерияләр оясы!
Берничә ел элек Оксфорд университеты галимнәре Европа илләрендәге валютадагы микробларны тикшереп караган. Баксаң, һәр купюрада 26 меңнән артык бактерия бар икән. Дания кронасында 40 меңгә якын бактерия “яши”. Швейцария франкында – 32 мең, ә Русия сумында 30 мең икән алар. Дөрес, галимнәр банкноталарда булган яман бактерияләр авыруларга китерергә сәләтле түгел дип раслый, шулай да, профилактика максатында кулларны ешрак юарга киңәш итә. Алай да күптән түгел Швейцариянең Женева вирус үзәге галимнәре купюрага эләккән грипп вирусы бүлмә температурасында 14 көнгә якын зарарлаучы үзлекләрен сакларга сәләтле дигән нәтиҗәгә килгән.
Чүп савыты ясыйлар
Русиянең Үзәк банкы ел саен 3 меңнән 5 мең тоннага кадәр купюраны, тузган дип, кулланудан чыгара. СССРда әйләнештән чыккан акчаларны яндырганнар. Үтилләштерүнең мондый технологиясеннән баш тартырга туры килгән, чөнки атмосферага төтен белән бергә үсемлекләргә һәм суга зарарлы матдәләр эләгә. Бүгенге көндә махсус җиһазлар ярдәмендә купюраларны бер-ике миллиметрлы вак кисәкләргә тураклыйлар. Аннары бу масса 1 килограммлы брикетларга ябыштырыла һәм махсус чүплекләргә, я булмаса, эшкәртү цехларына җибәрелә, анда “элекке” акчалардан төзелеш материаллары ясыйлар. Башка илләрдә “акча материалы”ннан ашламалар, урамдагы чүп савытлары, хәтта бәдрәф кәгазьләре, кабер ташлары ясыйлар.
Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.