+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
11 гыйнвар 2022, 06:30

Кансыз җинаятьче иректә калган

Уфалы таныш хатынын үтергәнче җәфалаган, тик үзе җәзадан котылып калган. Сәбәбе - җинаять кылганнан соң озак вакыт үткән.

Кансыз җинаятьче иректә калганКансыз җинаятьче иректә калган
Кансыз җинаятьче иректә калган

Бу коточкыч вакыйга 2004 елда ук булган. Ике тапкыр хөкем ителгән һәм күптән түгел иреккә чыккан егет урамда хатын-кыз белән таныша, ә тегесе аны өенә кунакка чакыра. Алар табын кора, аннан соң сөешү белән шөгыльләнә. Тик менә фатир хуҗабикәсе сөяркәсеннән канәгать булмаган һәм аның өстеннән көлгән. Гарьлегеннән егет чәчкә сибә торган лак баллоны белән сөеклесен җәфалаган, ә аннары өенә кайтып киткән. Эчәкләре өзелүдән һәм перитониттан хатын үлгән.

Кызганычка каршы, суд материалларында аеруча кансызлык белән кылынган һәм "зыян күрүченең үлеменә китергән сәламәтлеккә авыр зыян салу" мәддәсе буенча җинаять эшенең ни сәбәпле 17 ел буена тикшерелүе һәм ни өчен җинаятьченең суд каршына 2021 елның ноябрендә генә басуы күрсәтелмәгән. Тик хөкем ителүче үзен иреккә чыгарырга тиешләр, дип ышандыра, чөнки ул вакыйгадан бик күп вакыт узган.

Чыннан да, аеруча авыр җинаять җәзасыз калган. Русия Җинаять кодексының 78 мәддәсе нигезләмәсендә, җинаять кылган көннән 15 ел узса, кеше җинаять җаваплылыгыннан азат ителә, дип каралган. Нәтиҗәдә, уфалы иректә калган.

Фото:mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас