+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 гыйнвар 2022, 14:20

Бер кызны кияүгә бирдек, икенчесен... җирләдек

Игътибарсызлык нәтиҗәсеме, әллә язмыш кушуы булдымы бу?

Бер кызны кияүгә бирдек, икенчесен... җирләдек
Бер кызны кияүгә бирдек, икенчесен... җирләдек

Башкалада гомер кичерүче Шириязиннар гаиләсендә бик матур, акыллы ике кыз буй җиткереп килә. Өлкәне Эмилия Уфа дәүләт авиация техник университетының соңгы курсында белем ала. Әдилә мәктәпнең югары сыйныфында тырышып укып йөри.

Яшьлек, яшьлек инде... Студент елларында кем генә мәхәббәттән янмады икән? Эмилия да укуны тәмамлаганда гына дуслашып йөргән төркемдәше Николь белән чәчләре чәчкә бәйләнер дип һич уйламаган иде. Әти-әнисе каршы килеп караса да, теләр-теләмәс фатыйхаларын бирделәр. Иң сөенгәне сеңлесе Әдилә булды. Чит илгә барырга хыялланды, күбәләк кебек очып йөрде.

Диплом алгач, булачак кияүнең туган ягы Франциядә туй үткәрергә килешенде. Егет хәлле гаиләдән иде, шуңа туй мәшәкатьләре тулысынча алар ягына төште. Эмилиянең әти-әнисе, туганнарына туйда ял итеп, чит ил күреп кайтасы гына калды.

Шулай шау-гөр килеп әзерләнеп йөргәндә, Әдилә мәктәптән авырып кайтты. Билгеле көнгә самолетка билетлар сатып алынган, Әдиләнең тән температурасы артык күтәрелми дә, нормальләшеп тә бетми торды. Апасының туена барасы килә, ләкин ничек кенә ялварып караса да, әти-әнисе мондый хәлдәге төпчекләрен өйдә калдырып, үзләре генә чит илгә очтылар. Күңелле итеп туй үткәрделәр, истәлекле урыннарда, кунактан-кунакка йөри торгач, бер атна вакыт үтеп китте.

Өйдә калган Әдиләнең генә хәле көннән-көн начарланды. Берничә көннән тән температурасы тагы да югарырак күтәрелде, тыны кысылды, ютәле көчәйде. Телефон аша хәл белеп торган әнисе ашыгыч ярдәм чакыртып дәваханәгә барырга кушты.

Дәваханәдә үпкә ялкынсынган дигән диагноз куйдылар. Көчле дәвалау курсы билгеләнсә дә, чир бирешмәде.

Әдиләнең әтисе белән әнисе кайтып җиткәндә бала реанимация бүлегендә иде. Күпме көч, тырышлык салынса да, табиблар кызыкайны коткарып кала алмады.
Әти белән әни кеше ниләр генә эшләргә әзер булса да, соң иде инде. “Берничә көн алдан дәваханәгә салсагыз, җиңәргә җиңелрәк булыр иде”, - дип шелтәләде олы яшьтәге балалар табибы.

“Яраланган йөрәк яраларын төзәтә торган түгел, гаеп үзебездә. Өлкәнен бәхетле итсәк, чәчәккә бөреләнгән генә кечкенәсен җир куенына салдык”, - дип кайнар күз яшьләренә кабат ирек бирде танышым...

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас: