Ул кыз атаган адрес буенча пәйда булгач, анда аны танышкан кызы түгел, ә әзмәвердәй ике ир көткән. Аларның берсе үзен кызның ире дип таныштырган һәм аңа, янәсе, аларның яшерен бәйләнеше турында белүен әйткән.
Әлеге бәндә ирнең бозык мөнәсәбәтләре турындагы мәгълүматны таратачагын белдергән һәм, чәнечке белән янап, акча таләп иткән. Акчаларның бер өлешен зыян күрүче шунда ук биргән, калганнарын банкоматтан алып тапшырган.
Ул җинаятьчеләргә барлыгы 7 мең сум акча биргән. Шуннан соң полициягә гариза язган. Хокук сакчылары җинаятьчеләрне оператив рәвештә эзләп тапкан. Аларга карата җинаять эше кузгатылган. Хәзер алар сак астында.
Фото: pikabu.ru