-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
12 гыйнвар 2022, 13:48

"Укучым битемә төкереп чыгып китте..."

Укытучы Интернет челтәрендә укучысы белән булган бер коточкыч хәл турында язма бастырган.

Бу хакта хатын-кыз "Вконтакте" социаль челтәренең "Подслушано Уфа" төркемендә язып калдырган.

"Мин күптән түгел пенсиягә чыктым. 25 елдан артык укытучы булып эшләдем. Төрле хәлләр күрергә туры килде. Соңгы сыйныфым нык шук булды, аеруча егетләре тыңлашмады. Берсе хәтта аңа кычкырган өчен битемә төкереп, сыйныфтан чыгып китте. Шуңа да карамастан, ул вакыйгада мин гаепле булып калдым. Мәктәп директоры шундый нәтиҗәгә килде. Имеш тә, хәзер балаларга кычкырырга ярамый.

Ә менә хәзер кызым укытучы һөнәре буенча университетны тәмамлады. Мәктәпкә эшкә барам, ди. Ә минем аны анда җибәрәсем килми. Хәзер укытучыны кешегә санамыйлар, бернинди хөрмәт тә юк", - дип язып калдырган ул.

Фото: www.pexels.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: