

Туймазы районының Булат авылында көчле янгын булган.
Урынга 3 берәмлек техника һәм 10 янгын сүндерүче килгән.Кызганычка каршы, аны сүндерү барышында былтыр гына туган баланың гәүдәсе табылган.
Йортта «Күпбалалы гаилә» программасы буенча автоном янгын хәбәрчесе урнаштырылган, тик аны ишетүче булмаган.
Янгын чыккан вакытта һәлак булган баланың әнисе 3 һәм 6 яшьлек ике баласы белән күрше йортта булган. Янәсе, анда табын корып утырганнар. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Әтиләре фаҗига теркәлгән көнне Себердә эштә булган.
Башка чыганаклар ананың бу көнне ике баласы белән күршеләренә мунчага кереп китүен язган.
Ни генә булса да, ун айлык баланың ялгызын калдырырга ярамас иде.
Фото: "МЧС по РБ"