+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 гыйнвар 2022, 13:25

Янында яшь ярымлык баласы булган

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәте яшь ананың гомерен өзгән.

Янында яшь ярымлык баласы булганЯнында яшь ярымлык баласы булган
Янында яшь ярымлык баласы булган

Бүген көндезге сәгать биштә Стәрлетамак районында, Стәрлетамак - Федоровка автоюлының 33нче чакрымында коточкыч авария булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, 27 яшьлек хатын идарә иткән "Chance ЗАЗ" автомобиле "Chevrolet Cruze" машинасына бәрелгән, аның руле артында 29 яшьлек Стәрлетамак кешесе булган.

"Һәлакәт нәтиҗәсендә ЗАЗ йөртүчесе ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булды. Аның яшь ярымлык улы госпитализацияләнгән. Икенче машина йөртүче һәм аның хатыны дәваханәгә китерелгән", - дип хәбәр итә Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте.

Һәлакәт урынында тикшерү-оператив төркем эшли. Юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләре ачыклана.

Фото: "ГИБДД по РБ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас