+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 гыйнвар 2022, 15:10

Ахирәтеннән көнләшкән дә...

Мишкә районында яшәүче 35 яшьлек хатын суд каршына басты.

Ахирәтеннән көнләшкән дә...Ахирәтеннән көнләшкән дә...
Ахирәтеннән көнләшкән дә...
Ул сәламәтлеккә авыр зыян салуда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның июлендә хатын, аның белән бергә яшәүче ир һәм аларның уртак дус кызы кичне исерткеч эчемлекләр эчеп уздырган. Бер мизгелдә хатынга ахирәтенең сөйгәне белән бик ягымлы аралашуы ошамаган. Кисәтүгә тегесе берничек тә җавап бирмәгән.

Соңрак гаепләнүче көнчеллек нигезендә пычак ала һәм йоклап яткан хатынга кадый. Аны дәваханәгә озатканнар, операция үткәрелгән. Ә көнче суд каршына баскан, анда аны шартлы рәвештә 3 елга хөкем иткәннәр.

Шул ук вакытта ул зыян күрүче хатын-кыз алдында гафу үтенгән, ярдәм иткән һәм хәтта азык-төлек белән тәэмин иткән.

Фото: mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас