-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
24 гыйнвар 2022, 14:15

Бәкегә сикергән дә кире чыкмаган...

Бу коточкыч видео бөтен дөньяны әйләнеп чыккандыр.

Бәкегә сикергән дә кире чыкмаган...
Бәкегә сикергән дә кире чыкмаган...
Ленинград өлкәсендә хач ману бәйрәме коточкыч фаҗига белән тәмамланган.

40 яшьлек хатын балалары, ире һәм дус кызы белән Оредеж елгасына изге гадәтне башкарырга килгән. Хәбәрләргә караганда, елгадагы бәке рәсми рәвештә теркәлмәгән була. Хатын чукына да, бәкегә "солдат" кебек сикерә. Әмма кире чыкмый, елга агымы аны агызып алып китә.

Әлеге хәл балаларының күз алдында була. Аларның "әни" дип кычкырулары үзәкне өзә. Ире водолазлар да чакыра, берничә сәгать эзләүгә карамастан, хатынның гәүдәсен таба алмыйлар.

Боз эремичә, мәетен табу мөмкин булмаячак, диләр…

Фото: sport24.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: