Учалы районында кечкенә кызларга карата көчләү гамәлләре кылуда гаепләнгән ир суд каршына басты.
Суд материаллары буенча, 2009 елдан 2020 елга кадәр бу бәндә үзенең кечкенә кызын һәм үги кызын көчләгән. 2018 елда үги кызы ирдән бала тапкан.
Коточкыч җинаять турында кызлар полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң, 2020 елда гына билгеле була.
Шул ук вакытта ир үз гаебен танымый. Суд аны 17 ел да 6 айга катгый режимлы колониядә ирегеннән мәхрүм итә. Шулай ук аны 2 елга ирегендә чиклиләр. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Фото: bash.news