+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 гыйнвар 2022, 12:50

Тизрәк чишелсен ул төеннәр...

Аллаһы Тәгаләнең кодрәте иксез-чиксез, дибез. Яшерен-батырын түгел, еш кына күнегелгән гадәт буенча да шулай кабатлыйбыздыр. Әлеге сүзләрнең мәгънә тирәнлегенә, хаклыгына гаҗәеп хәлләргә тарыганнан соң гына инанабыз. Ахирәтем белән булган хикмәти вакыйга этәрде шул рәвешле уйлануга. Әнисе вафатыннан соң ахирәтемне үги әтисенең балалары тәмам борчуга салды. Әллә ниләр ишеттерделәр, ул хакта сөйлисе дә килми. Иң яманы угрылыкта гаепләү булды. Янә дә күңелне айкаганы — нахак сүзне кеше аша ишеттерү. Күзенә туп-туры карап, йөзенә бәреп әйтергә батырчылыклары җитмәдеме, башка сәбәпме, белмим, анысы безгә караңгы.

Тизрәк чишелсен ул төеннәр...Тизрәк чишелсен ул төеннәр...
Тизрәк чишелсен ул төеннәр...

“Кайда безнең әтинең медале?” – Шушы сорау катгый рәвештә әледән-әле ахирәтемә ирешеп, йөрәк ярасын яңарта торды. “Нинди медаль хакында сүз, аңлатып сөйләгез, ичмасам”, дип әрнүенә каршы үги агасы кырт кисә: “Сугышта булган өчен алганы”. Кат-кат актарды ахирәт значок-мазарлар тутырылган калай савытны, юк кына бит! Тәмам хафага калды. Ялган гаепләүләр исә өстәлә генә торды: “Әтинең медален сатып, фатир алды бит алар!”, “Шуңа баеп яттылар!”, “Оятсыз, бәләкәйдән безнең гаиләдә үсеп, күрсәтте үзенең кемлеген. Анасы да шундый иде шул...”
Әйтергә кирәк, ахирәтнең әнисе искиткеч саф күңелле, олы йөрәкле ханым иде, урыны җәннәттә булсын. Тол, балалы иргә теләсә кайсы хатын килергә җөрьәт итми, килешәсездер. Өстәвенә, ирнең кредитын да бергәләп түләделәр. Читтән караганда, матур-тату гына гаилә сыман иде. Чынында исә теге балалар “яңа әни”не өнәмәде, юк кына нәрсә өчен дә әтиләренә “әләкләде”, күрше-күләнгә зарланудан да тайчанмады. “Ияреп килгән” кыз балага да ярыйсы эләгә иде яшькә күпкә олырак ага-апалардан.
Ярар, анысы бер хәл, үткән-беткән. Ата-ана инде икесе дә гүр ияләре. Балаларның исә һәркайсының үз тормышы-көнкүреше, дигәндәй. Булганына шөкер итеп, яшә дә яшә! Юк, һаман нидер җитми шул адәм баласына, уенчыгын тартып алган сабый сыман кылана...
Күпме барыр иде бу тарткалашулар, көннәрнең берсендә үзеннән-үзе дигәндәй чишелде бит чияләнеп беткән төен. Ахирәтем төш күргән. “Алдымда әниемнән калган иске Коръән китабы пәйда булды берзаман, – ди. – Шулкадәр ачык төш иде бу, уянгач та аңга килә алмыйча яттым бераз. Шкаф өстендә, зур булмаган сандыкта саклый идем ул Коръәнне. Тордым, юындым, Аллаһка тапшырып, сандыкны ачтым. Бер почмактарак яткан алсу төстәге тартмага төште күзем. Моңарчы аңа әллә ни игътибар да итмәгәнмен ләбаса! Ә бу юлы... Ачтым. Ни күрим – медаль! Егылып китә яздым, валлаһи. Йөрәк дөп-дөп тибә, тамакка төер тыгылды. Еларгамы, көләргәме, белмим. “И тинтәк, – дим үземә, – яхшылап караган, актарган булсаң, ишетмәс идең әллә ниләр!”
Бераз һуш җыйгач, уйларны тәртипкә салгач, Аллаһыма рәхмәтләр укыдым. Хикмәтле төш аша эшкәрткән бит Ул мине! Кодрәте иксез-чиксез шул Аллаһы Тәгаләнең...”
Әйе, медаль, ниһаять, табылды. Инде хәзер аны үги аганың үзенә тапшырасы калды. Нәрсәсе бар аның, илт тә бир, дип кырт кисәргә ашыкмагыз шулай да. Беренче карашка гына җиңел-ансат ул. Бихисап кара яла ягулардан тәмам өшегән йөрәк тиз генә эреми икән шул. Ахирәтем аңлый, тапшырырга мотлак кирәк, сүз дә юк! Тик менә... Ничек очрашырга, үпкә-зарларны йотып, һични булмагандай ничек сүз башларга? Кайлардан көч алырга? Аллаһ ярдәм бирсен, хак юлга бастырсын, дияргә генә кала. Ике якны да...
... Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Үз башыннан кичергәннәр генә аңлар, мөгаен. Кинәт кенә барысын да гафу итүләре бик читен. Бер гыйлем иясе бәянләгәнчә, “кичерергә була, тик кочакларга гына кул күтәрелми”. Яман сүз, гайбәт сөйләү яхшыга алып бармый, бу турыда динебез дә, халкыбыз әйтем-мәкальләре дә кисәтә килә адәми затларны. Нишлисең, бәндә абынмый тормый, ялгышларны вакытында төзәтү зарур. Аннан соң, низаг сәбәбе, гадәттә, ике яклы, “атта да бар, тәртәдә дә”. Һәрхәлдә, эчпошыргыч төен ахыргача сүтелергә тиештер. Әле вакыт, мөмкинлек барында, диюем...

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас