+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 гыйнвар 2022, 10:10

Улының башына җиткән...

Уфада бер хатын, ире юкка чыгу сәбәпле, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Улының башына җиткән...Улының башына җиткән...
Улының башына җиткән...
Ир белән хатын инде бер ай аерым яшәгән булганнар, әмма аралашып торганнар. Узган ел ахырында ир хатыны белән элемтәгә керүдән туктаган. Соңгы тапкыр аны Дәүләкәндә әтисенең йортында күргәннәр. Югалган кешенең әтисе улының декабрь азагында акча эшләргә китүен белдергән.

Полицейскийлар белән аралашканнан соң ата кеше дә гаип була. Аның йортында тикшерүчеләр кан эзләрен тапкан. Тиздән йорт территориясендәге шакшы сулар чокырында көч кулланып үтерелгән кешенең мәете табыла.

Мәрхүмнең әтисе федераль эзләүгә игълан ителгән һәм 20 гыйнварда гына Уфа территориясендә табылган. Ир полиция хезмәткәрләреннән качып йөргән, подъездларда йоклаган, очраклы танышлары белән кар чистарткан. Ул үз гаебен таныган.

Тикшерү версиясе буенча, ата улы белән спиртлы эчемлекләр кулланган һәм алар арасында ызгыш купкан. Шул вакытта өлкән ир улын пычак кадап үтергән һәм гәүдәсен яшергән.

Шикләнелүче сак астына алынган, бу хәлне тикшерү дәвам итә.

Фото: bash.news

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас