+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
26 гыйнвар 2022, 03:00

Туйдан соң өч көн үткәч, кәләшенең җанын кыйган

Аның кул астына якташыбыз да эләккән.

Туйдан соң өч көн үткәч, кәләшенең җанын кыйганТуйдан соң өч көн үткәч, кәләшенең җанын кыйган
Туйдан соң өч көн үткәч, кәләшенең җанын кыйган
Чаллыда яшәүче бер кеше туйдан соң өч көн узгач, 21 яшьлек хатынын һәм аның 18 яшьлек сеңлесен пычак кадап үтергән. Аларның мәетләрен Тукай районының Мәләкәс авылында шәхси йортларның берсендә туганнары тапкан.

Бу хәлдән соң яшь ир, әтисенең мылтыгын алып, Чаллыга киткән. Андагы бер массаж салонында Башкортстаннан булган хатыннан массаж эшләткән һәм аны көчләгән.

Бераздан ирнең гәүдәсен Алабуга юлында тапканнар. Ул атылып үлгән.

Кайбер чыганаклар аның наркотик матдәләр кабул итүен фаразлый.


фото: pixabay.com

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас