+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
27 Января 2022, 07:35

Юлда барганда машинадан төшеп калган

Бүген Белорет районы трассасында үлем очрагы теркәлгән.

Юлда барганда машинадан төшеп калганЮлда барганда машинадан төшеп калган
Юлда барганда машинадан төшеп калган

Республика ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, иртән Уфа - Инҗәр - Белорет трассасының 208нче чакрымында «Шевроле Нива» автомобиле бәлагә тарыган. Руль артында - 70 яшьлек ир, пассажир утыргычында 32 яшьлек хатын булган.


Бер мизгелдә автомобиль салоны ишеге ачылып киткән һәм пассажир кыз машина барышында егылып төшкән.

"Алынган җәрәхәтләрдән хатын ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән", - ди юл инспекторлары.

Кайбер чыганаклар буенча, хатын үзе, каешын ычкындырып, ишекне ачкан һәм юлга сикергән. Ул спиртлы эчемлекләр кулланган булган.

Бу хәл тикшерелә.

Фото: "ГИБДД по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас