+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
28 гыйнвар 2022, 09:35

Чүп эчендә бала мәете табылган

Мәләвездә чүп-чарны сортларга аеру заводында сабый гәүдәсе табыла.

Чүп эчендә бала мәете табылган
Чүп эчендә бала мәете табылган
Бу хакта 27 гыйнварда урындагы халык хәбәр итте, әлеге мәгълүматларны шулай ук Башкортстанның Тикшерү комитетында расладылар.

Бу хәл Мәләвездә булган. Кристина исемле ханым сабыйны бәйләгән пакетта һәм чүп капчыгында кичке сәгать дүрттә табып ала.

— Әнисе аны чүп контейнерына инде үле килеш ташлаган дип сөйлиләр, - дип хәбәр итә ул.

Кристина билгеләп үткәнчә, хәзер чүпне заводка Мәләвездән генә түгел, Күмертау һәм Морактан да ташыйлар, шуңа күрә баланың әнисе әлеге торак пунктлардан булырга мөмкин.

Урындагы кешеләрнең берсе куркыныч табылдык турындагы шәрехләрдә сабыйның әнисенә 26 яшь булуын хәбәр итә.

Соңрак билгеле булуынча, баланың әнисе урындагы кошчылык фабрикасында эшли. Ул баласын эш урынында тапкан. Үзе билгеләгәнчә, бала үле туган. Аның ике баласы бар инде. Ул аларны ялгызы үстерә.  Әле тикшерү бара.
 
фото: mk.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: