

Мәскәү өлкәсендә яшәгән 35 яшьлек Сергей Неверов һәм аның 28 яшьлек хатыны Светлана Горшкова туганнарының шалтыратуларына җавап бирмәгәч, аларның берсе бу гаилә яшәгән Богородское бистәсендә урнашкан фатирга килгән. Ишекне 9 яшьлек малай ачкан да шундук аңын җуеп егылган. Сергей белән Светлана бу вакытта үлгән булганнар инде.
Урынга оператив хезмәт хезмәткәрләре килгән, йортка газ кертелгән, экспертлар газ җиһазлары сафта икәнен ачыклаган.
Тикшерүчеләр гаилә әгъзаларын өйдән ерак түгел кибеттән сатып алынган пирожки ашап агуланган дип саный. Моннан тыш, фатирда ысланган балык та тапканнар, ул да агулануның сәбәбе булырга мөмкин дип фаразлана.
Фото Пенсионеры сайтыннан.