

Узган җәй Интернет челтәрендә юл читендә йоклап ятучы малай турында видео шау-шу тудырган иде.
Видео авторы сабыйны уятып, өенә кайтарып куйган. Баланы кайтарам дип, изгелек эшләргә теләгән ир-атка сүгенү сүзләре белән әни кеше ишекне ачкан. Бу Чиләбе өлкәсенең Көньяк Уральск шәһәрендә булган хәл.
Шушы көннәрдә янгын чыгып, сабый һәлак булган. Янгын күпфатирлы йортның беренче катында булган. Монда яшәүчеләр янгын сүндерүчеләр килгәнче үк чыгып өлгерә алган. Ә бала, өйдә берүзе калганлыктан һәм ул яшәгән фатирның ишеге бикле булу сәбәпле, янгын эченнән чыгалмыйча, һәлак булган...
Фото Пенсионеры сайтыннан.