

Луиза 3 һәм 4 яшьлек ике улын тәрбияли, ә менә ире белән хатын күптән түгел аерылышкан. Өченче сабыйның әтисе әлегә билгеле түгел.
Соңгы елда Луиза уллары һәм әнисе белән бергә яшәгән. Гаилә бик тыныч, тыйнак яшәгән, күршеләре яки опека органнары ягыннан аларга беркайчан да дәгъвалар булмаган. Социаль челтәрләрдә Луиза еш кына улларының фотосурәтләрен урнаштыра, аларга назлы юлламаларын багышлый, шуңа күрә күпләр әле дә аңламый – ни өчен ул үле туган баласын (һәрхәлдә, хатын-кыз раслаганча) чүплеккә ташлаган?
2015 елда Луиза зоотехникка укырга китә, ә укуын тәмамлагач, урындагы кошчылык фабрикасына эшкә урнаша. Хатын йөклелеген ахыргача яшерә алган һәм хәтта эш урынында бала таба башлангач та якын-тирәдә ашыгыч ярдәм чакырту өчен беркем дә булмаган.
Нәтиҗәдә, ана ышандырганча, аның улы үле булып туган, шуңа күрә хатын югалып калган һәм беркемне дә ярдәмгә чакыра алмаган, ә баланы чүп-чар пакетына салып, бакка калдыклар янына ташлаган. Соңрак, бозланган сабыйның гәүдәсен чүп-чар заводында сортларга аеру комплексы хезмәткәрләре табып, полиция чакырта.
Бу хәл җентекле тишерелә, хатынның өлкән балалары әтиләренә тапшырылган.
фото: bash.news