+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
29 гыйнвар 2022, 05:30

Хатынның гәүдәсе 9 көннән соң табылды

Ленинград өлкәсендәге Оредеж елгасында Хач ману көннәрендә бәкедә 41 яшьлек хатын төпкә киткән иде.

Хатынның гәүдәсе 9 көннән соң табылдыХатынның гәүдәсе 9 көннән соң табылды
Хатынның гәүдәсе 9 көннән соң табылды

Аның гәүдәсе тугыз көннән соң гына табылды.

Аны фаҗига урыныннан бер километр ераклыкта табып алганнар. Бу хакта мәгълүмат чаралары волонтерларга сылтама белән хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, хатын-кыз Гатча районының Выра бистәсендә кемдер үзе ясаган рәсми булмаган бәкегә сикергән иде. Ире һәм улы күз алдында ул шунда ук боз астына китте. Башта ире ярдәмгә ташланса да, аны таба алмады.

Эзләү-коткару операциясе водолазлар, су асты дроннары һәм волонтерлар катнашлыгында тугыз көн уздырылды. "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фаҗиганең җанөшеткеч видеосы тиз арада челтәрләрдә һәм мессенджерларга таралган иде...

Фото: mk.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас