+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
1 февраль 2022, 08:40

Сөйгән кызын ваннада батырган

Уфада 7 ел элек булган коточкыч җинаять ачылган.

Сөйгән кызын ваннада батырганСөйгән кызын ваннада батырган
Сөйгән кызын ваннада батырган
2014 елның августында Машина төзүчеләр урамындагы фатирда 16 яшьлек кызның гәүдәсе табыла. Бичара су тулы ваннада яткан була. Полициягә мәрхүмәнең сөеклесе мөрәҗәгать итә, кыз анда әти-әнисе өйдә булмаган вакытта кунакта була.

Егетнең сүзләренә караганда, ул иртән каядыр барган, ә кайткач, озак фатирга эләгә алмаган. Егет өйгә балкон аша кереп, сөеклесенең мәетен тапкан. Күршеләре һәм танышлары егетнең сүзләрен раслаган. Ул чакта хокук сакчылары гаеплене тапмаган.

Әмма 2021 елда криминалистлар янә эш материалларын өйрәнә, егет һәм аның дусларының шалтыратуларын җентекләп тикшерә, һәм нәкъ менә егетнең сөеклесенең үлеменә катнашлыгы барлыгын раслый. Тупланган дәлилләрдән соң, 30 яшьлек ир үз гаебен таный.

Ул вакытта егет сөеклесенең башын ваннага тыгып тончыктыра. Шуннан соң ул кыз үлгән вакытта фатирда булмадым дип, дәлилләр җыя...

фото:  bash.news

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас