+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
3 февраль 2022, 07:55

Гомерен янгын өзде

1 февральдә Гафури районының Родина авылында зур янгын чыкты.

Гомерен янгын өзде
Гомерен янгын өзде

Бу хәл турында тулырак мәгълүматны Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ут торак йортны ялмап алган. Янгын вакытында бинада 60 яшьлек ир булган. Аның җәсәде янган территорияне соңыннан карап чыкканда табыла.

Янгынның сәбәбе әлегә ачыкланмаган. Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты төбәк халкын һәм кунакларын кисәтә: янгыннарның күбесе ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә, шул исәптән исерек хәлдә сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән килеп чыга.

Фото:  bash.news
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: