+4 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
4 февраль 2022, 15:10

Коткаручыга да ярдәм кирәк булган

Уфа районында 3 февраль кичендә «Кояшлы алан-3» бакчачылык ширкәтендә коточкыч янгын булган.

Коткаручыга да ярдәм кирәк булган
Коткаручыга да ярдәм кирәк булган

Ачыкланган мәгълүматлар буенча, һәлакәт нәтиҗәсендә 41 яшьлек хатын һәлак булган. Табиблар мәгълүматына караганда, дүрт кеше зыян күргән.

18нче шәһәр клиник дәваханәсенә II-III дәрәҗәдә бите, муены һәм кул чуклары пешкән 28 яшьлек хатын; шундый ук тәне пешкән 35 яшьлек ир; 75 процент тәне пешкән 33 яшьлек хатын китерелгәннәр. Шулай ук зыян күрүчеләргә ярдәмгә килгән коткаручы да дәваханәгә китерелгән. Ул билгесез газлар белән агуланган. Ирне шәһәрнең 21нче хастаханәсенә алып киткәннәр.

«МЧС коткаручысы ул кичтә азык-төлек кибетенә барган һәм аның янәшәсендә йортның ялкынланып януын күргән. Шунда ук йөгереп барып, бер ирнең һәм хатынның янган киемнәрен сүндергән. Аннары янган йортка кереп, тагын бер хатын-кызны алып чыккан, ул аңсыз булган, соңрак табиблар аны һушка китергән", - дип хәбәр итә МЧСның матбугат хезмәте.

Әле тикшерү бара.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: