+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 февраль 2022, 03:35

Ун айлык бала тәрәзәдән егылып төшкән

Бу вакытта аны карарга тиешле хатын исереп йоклап киткән.

Ун айлык бала тәрәзәдән егылып төшкәнУн айлык бала тәрәзәдән егылып төшкән
Ун айлык бала тәрәзәдән егылып төшкән
Башкортстан Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, былтыр декабрьдә Иглиндә яшәүче бер ханым туганыннан 10 айлык кызын каравын үтенгән. Баланың анасы булмаган арада гаепләнүче хәмер кулланган. Нәтиҗәдә, аның кулында булган җиңел генә киенгән сабый йортның беренче каты тәрәзәсеннән егылып төшә.

"Исерек хәлдәге хатын йоклап китә. Кызны бер сәгатьтән соң үз әнисе урамда тапкан һәм дәваханәгә китергән, анда аңа «уртача дәрәҗәдә өшү» диагнозы куелган", — дип хәбәр иттеләр төбәк күзәтчелек ведомствосында.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 260 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
 
Фото:bashinform.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас