+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
8 февраль 2022, 12:40

"ГАЗель" машинасында ике үле гәүдә

6 февральдә Удмуртиядә «ГАЗель» кабинасында Башкортстаннан булган ике кешенең мәете табылган.  

"ГАЗель" машинасында ике үле гәүдә"ГАЗель" машинасында ике үле гәүдә
"ГАЗель" машинасында ике үле гәүдә
Хокук сакчылары мәгълүматларына караганда, 36 яшьлек ир-егетләр «ГАЗель»дә Удмуртия территориясе аша Киров өлкәсенә юнәлгән. 5 февральдә алар Ярск районындагы юл буе кафесында булган.

Икенче көнне полициягә кафе янында двигателе кабынган килеш транспортның инде тәүлектән артык туктап торуы турында хәбәр килгән. Урынга тикшерүчеләр юнәлгән. Алар автомобиль кабинасында ике ир-егетнең мәетен тапкан.

Һәлак булучыларда бернинди тән җәрәхәтләре дә табылмаган. Кабинада газ исе булган, шуңа күрә белгечләр нәкъ менә шушы сөрем ирләрнең үлеменә сәбәпче, дип фаразлый.

Хәзерге вакытта белгечләр әлеге фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Шаһитлардан сораштыру алып барыла, шулай ук суд-медицина экспертизасы да билгеләнгән.
 
Фото: bashinform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас