+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
8 февраль 2022, 15:50

Югалган кызын әнисе эзләргә җыенмый...

Кемдер Ходайдан ялварып бала сорый, кемдер аны кая ташларга белми...

Югалган кызын әнисе эзләргә җыенмый...
Югалган кызын әнисе эзләргә җыенмый...

Эх, бу дөньясы...
“ВКонтакте” социаль челтәренең бер төркемендә бала югалуы турында бәхәс бара. 13 гыйнвар иртәсендә Аэлита исемле кыз юкка чыккан булган икән.

Бу хәлдә шунысы сәер: әнисе өчен бала югалуы барыбер. Гадәттә, мондый очракларда әни кеше өзгәләнә, бала югалуы турында чаң суга. Ә бу әни өчен бар ни дә, юк ни, кызны эзләүдә һич катнашмый.

Кыз федераль эзләүгә бирелгән. Бастрыкин мәктәп укучысын эзләүне Русия Тикшерү комитетына йөкләгән. Нәтиҗә һаман юк.

Аэлита югалуда әнисе гаепле булырга мөмкин, дигән версия өстендә эшли бүген тикшерүчеләр, чөнки ана кызын әбисе белән төпкел авылга ташлап, улы белән шәһәргә чыгып киткән була.

Бу ханымга кул кушырып утырмаска, ә кызына телеэкраннан мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткәч, ул: "Мин нишләргә тиеш? Чәчемне йолкыйммыни?" - дип җавап биргән. Мондый җаваптан чәчләр үрә тора...

Фото Пенсионеры сайтыннан.

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас: