+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
9 февраль 2022, 04:30

“Аксак Хафиза” язмышы

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим дә ул теккән костюмнарны яратып кигән.

“Аксак Хафиза” язмышы“Аксак Хафиза” язмышы
“Аксак Хафиза” язмышы
Башкалабызның Черниковка бистәсендә урнашкан көнкүреш хезмәтләндерү йортындагы тегү артелен һәм оста тегүчеләрне өлкән буын уфалылар яхшы хәтерлидер. Биредә физик мөмкинлеге чикле һөнәрмәннәр эшләде. Бөтен республикага хезмәт күрсәткән бу артель дистә еллар дәвамында зур эшчәнлек алып барды.

45 ел буе шушы тегү цехында хезмәт куйган, тырышлыгы, эшкә осталыгы нәтиҗәсендә гади кисүче, тегүчедән цех начальнигы вазыйфасына күтәрелгән Зәвил Галәвет­диновның тормыш иптәше Хафиза Афзал кызы белән якыннанрак танышырга насыйп булды. Бу күркәм гаиләнең мәхәббәт тарихы да шушы артельдән башлана. Үзенә хас йомшак күңелле, ихлас, изге йөрәкле бу апаны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә, күршеләре көн саен кереп хәл белешә, туганнары да еш килә. Беркайчан бер кешегә авыр сүз әйтми, һәр нәрсәдән бары матурлык эзли торган Хафиза апа тугызынчы дистәне тутыра. Бер гасырга якын гомер бит.
Ә гомер еллары ерак үткәннәргә барып тоташа. Ул 1932 елның 14 октябрендә Илеш районының Ишкар авылында гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Әмма туганда ук зәгыйфьләнеп, аягы бот төбеннән каймыга һәм икенчесеннән кыскарак кала. Бу ябык иңнәргә күпме сынау туры килгәнен белсәгез иде! Балачакта кыз бу халәтеннән читенсенә, уйнарга да чыкмыйча күп вакытын өйдә уздыра. 1940 елда әнисе сабыен Уфага дәваханәгә алып килеп табибларга күрсәтә. Аякны төзәтү өчен операция кирәк була. Әмма аның уңышлы булуыннан шикләнеп, әнисе кечкенә кызын кире алып кайтып китә.
Аннан соң ачы хәсрәтләре белән Бөек Ватан сугышы башлана. Балачагы һәм үсмер еллары шушы чорга туры килгән Хафиза апаның язмышы тыл һәм хезмәт ветераннарыныкы кебек авыр һәм гыйбрәтле. Аяклары авыру булуга карамастан, ул тылдагы апалар, яшьтәшләре белән кырга эшкә йөри.
”Безнең буын нык булды, эштән курыкмадык. Ходай Тәгалә исәнлекне дә бирде. Дошманны җиңәр өчен барысын да эшләдек”, — ди тыл ветераны. Сугыш беткәч, колхозның яшелчә бакчасында эшләүче Шәргыя апасыннан җир эшкәртү, үсентеләрне тәрбияләү серләренә өйрәнә. Хезмәтен бик яратып башкарса да, авылыннан читкә чыгып китәргә мәҗбүр була. Чөнки үз халәтеннән ояла, клубка барса, башкалар өздереп биегәндә ул читтә басып кала. Шомырттай кара күзле, бөдрә чәчле чибәр кызны егетләр дә озата килми. Авылда “аксак Хафиза” кушаматы тагылган кыз өйгә кайткач, әнисе белән әрнеп елап, төннәрен үткәрәләр. Аның да бәхетле хатын-кыз булып яшисе килә.
Шулай да язмышына баш ими, сер бирми ул. Әнисе киңәше белән башкалага килеп, Гоголь урамында урнашкан училищеда пешекче, кондитер һөнәрен үзләштерә. Укуын тәмамлап, хезмәт юлын башлый. Көн буена басып эшләргә туры килә, шуңа да аякларына көч килеп, сәламәтлеге какшый. Медицина тикшерүе узгач, аягына операция эшлиләр. Мине апаның хәтере искиткеч яхшы булуы сокландырды: инде операциягә 70 ел вакыт узса да, табибларның, шәфкать туташ­ларының исемнәрен онытмыйча, хөрмәт белән искә алды. Сакланырга кирәк булса да, бераз савыккач, эшкә чыга тынгысыз кыз. Чөнки авылда калган әти-әнисенә, туганнарына ярдәм итәсе килә.
Хезмәттәше Азалия Хәйруллина­ның да аяклары зәгыйфь була. Ул яшәгән Черниковка бистәсендәге тегү артелендә физик мөмкинлеге чикле кешеләр эшләгәнне белешеп, кызлар да гариза яза. Тәүдә баш киеме тегәргә өйрәнәләр. Хафиза теккән бүрек, кепка, эшләпәләр бик матур, пөхтә килеп чыккангамы, заказ бирүчеләр арта һәм канәгать була. Эшен җиренә җиткереп башкарган тырыш кызны тагы да җаваплырак өс киемнәре тегү цехына күчерәләр. “Күлмәкне бер көндә тексәм, пальтога ике-өч көн кирәк була иде. Бик яраттым эшемне, күңелемне биреп башкардым”, — ди Хафиза апа. Яшьлек дәрте ташып торган кызлар бергәләшеп театрга йөри. Чибәрлеге булса да, аксаганын күргәч, егетләр аны озатмый. Ә инде хезмәттәшләре арасында физик мөмкинлеге чикле булган егет-кызларның гаилә корып, бала үстерүләрен күреп шакката, аларга карап соклана кыз. Үзендә дә бәхетле хатын-кыз, әни булу теләге көчәя бара. Ә бәхете исә аның янәшәсендә генә булган икән. Баш киеме тегү цехында эшләүче Зәвил исемле егет аңа гашыйк була.
— Ул төскә-биткә матур, минем кебек бөдрә чәчле, үз-үзен тотышы да бик әдәпле иде. Аның да аягы авыру, сугыш вакытында салкын тидереп, сөякләре сызлый иде. Театрга, кинога йөрдек, туңдырма алып сыйларга яратты, — дип яшьлек елларын искә алды апа.
Мәхәббәтле ике йөрәк 1955 елда бер гаилә булып яши башлый. Тормышларына ямь өстәп, ике сабый дөньяга аваз сала. 8 ел акча түләп фатирда торганнан соң, чиратка басып, фатир алуга ирешәләр. Ирле-хатынлы артельдә күп көч салып, мастер вазыйфасында өс киемнәре тегүне югары осталык белән башкаралар. Зәвил Габдулла улы кием кисүче һөнәрен дә үзләштереп, тагы да җаваплырак эшкә тәгаенләнә. Оста кисүче, тегүченең заказчылары да арта, затлы итеп тегелгән костюм, чалбар, плащ, пальтолардан күпләр канәгать кала. Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим ул теккән костюмнарны яратып кигән. Бөек шәхес истәлеккә бүләк иткән шигырьләр җыентыгын Хафиза апа бүген дә кадерләп саклый. Яшьләрнең остазы булган Зәвил Габдулла улының фотосурәте дистәләгән еллар дәвамында башкаланың Орджоникидзе районының Мактау тактасында тора. Тату гаиләдә кыз һәм ул үстерәләр. Икесенең дә сәламәт булуын Ходай Тәгаләнең олы бүләге дип, сөенеп яшиләр.
— Совет заманында бәйрәмнәрдә хезмәт коллективы белән парадка чыгып, парк, скверларда балалар белән ял итә идек. Зәгыйфь аяклы ир белән хатын сәламәт кыз һәм улыбызны җитәкләп йөргәндә кешеләр безгә борылып-борылып карый иде. Шамил улым еш кына: “Әни нигә безгә барысы да карап китә ул?” — дип сорый иде. “Сез бит иң матурлары, чәчләрегез бөдрә”, — дип шаярта идек. Кибеттән тегү материалы гына сатып ала идек, өс киемен балаларга да, үзебезгә дә тегеп кидек, — дип сагынып искә ала үткәннәрен Хафиза апа.
Бу гаилә бакчачылык белән дә яратып шөгыльләнә. Бакча участогы алганчы, чиратка язылып, инвалид кешеләргә тәгаенләнгән машинаны сатып алалар. Әлеге транспорт чарасы Хафиза Афзал кызы исеменә килгәч, аңа, укып, машина йөртү таныклыгы да алырга туры килә. Шулай итеп “аксак Хафиза”, авылдашларын шаккатырып, ап-ак “Москвич”та гаиләсе белән туганнары янына кайтып йөри. 70нче елларда авылда машиналы кеше бик аз була. Әнә шулай ике уңганның тормышы көйләнә, атна буе эштә булып, ял көннәрен бакчада үткәрәләр. Хәләл хезмәт белән көн итәләр, бернигә дә мохтаҗлык кичер­миләр. Икешәр бакча участогында яшелчә, җиләк-җимешне мулдан үстерәләр, үзләреннән артканын туганнарына да өләшәләр, сатып та җибәрәләр. Физик мөм­кин­лекләре чикле булуга карамастан, гомер буе хезмәт сөеп яши бу гаилә. Фатир да зурая, машинаны да алыштырып кына торалар, илебезнең төрле төбәкләрендә ял итәргә дә өлгерәләр. Гомер буе үз халәтеннән кыенсынып яшәгәнгәме, Хафиза апа кеше­ләргә һәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеген әйтеп үтте.
— Таш белән атсалар да, аш белән атарга кирәк. Мин шуның нигезендә гомер иттем. Ходай Тәгалә кушканча яшәдем, шуңадыр да әҗерен-савабын бирәдер, дип уйлыйм. Башкаларга да шуны киңәш итәм. Аннан соң авыру булуыңнан оялмаска кирәк, чирне бит сорап алмыйсың. Үзеңне ничек бар, шулай кабул итсәң, бәхетле буласың. Бүгенге тормышыма бик сөенәм, ирем белән 58 ел тату гомер иттек. Бәхетебез — сау-сәламәт балаларыбызны үстереп, белем биреп, олы тормышка чыгара алуыбызда. Кайгыларны да күп күрдем, шулай да бирешмәскә тырышам, — ди ул.
Тормыш иптәше вафатына сигез ел узган. Газиз кызын, аннары киленен дә җирләгән тыл ветераны. Бүгенге көндә улы һәм оныклары тәрбиясендә яши. Бер дә тик утырырга яратмый. Озак яшәүнең серен дә ул хәрәкәттә, хезмәттә күрә. Тәрәзә төбендә февральдә үк чәчелгән үсентеләрен тәрбияли, иртә яздан көзгә кадәр иренең туган нигезендә бакчачылык белән шөгыльләнә, белгәннәрен якыннарына өйрәтә. Улы, оныклары йорт-кураны төзекләндереп яшәгәнгә сөенеп бетә алмый.
— Әни бакчада бер чүп үләнен дә үстерми. Урындыгына таянып, түтәл утый. Алмагач төбендә безгә карап кына утыр дибез, юк инде, тик утыра белми. Кайчакта чүп утау коралын яшереп тә куям, ә ул әтиегезнең кием кисә торган җайлы озын пычагын таптым әле дип, көлеп килеп чыга да тагы чүп үләннәрен эзли башлый, — дип сөйли улы Шамил. Бик күп авырлыклар аша узса да, Хафиза апа гүзәл яшьлегенең һәр мизгелен сагынып искә ала.
— Апабыз беркайчан да тормыштан зарланмый, уфтанмый, Ходайга шөкер итеп, һәр нәрсәдән тәм табып яши белә. Зәвил җизнәбез вафатыннан соң да, авыру булуына карамастан, аның өлкән яшьтәге апасын тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Барлык туганнар да Уфага йомыш белән барсалар, апабызның фатирында кунак булды. Читтән торып укучы балаларыбыз да сессия вакытында фатир эзләп йөрмичә, апада яшәде. Һәммәсен дә якты йөз белән кабул итеп, кайнар ашлары белән сыйлап, кулыннан килгәнчә ярдәм итте, — дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Дүртөйледә яшәүче өченче буын туганы Хәмит Заһит улы.
Олыгайган көнебездә нәрсә язганын берәү дә белми, “бәхетле картлык көтсә иде”, дип тели һәммәбез. Кечкенә иңнәрендә күпме әрнү-сагышлар күтәргән Хафиза апа белән очрашудан, улының, оныкларының аңа карата мөнәсәбәтен күреп, күңелдә матур тойгы калды. Барлык өлкән яшьтәгеләр дә балалары, якыннары тарафыннан һәрвакыт шундый җылы һәм матур сүзләр ишетеп, чын кайгырту тоеп, бәхеттә, шатлыкта яшәсен, гомерләре озын, исән­лекләре нык булсын иде.

Гөлүсә ФӘРВӘҖЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас