Менә нинди зур малай булган.
Дүртенче стадия рак белән авыручы ананың, сөекле улы Әмирне җылы кулларга тапшырасы килеп, телевидениегә килгәнен күпләр хәтерлидер. Айгөл үлгәннән соң өч ел узды. «Интертат» Әмир янына кунакка — Тукай районы Теләнче-Тамак авылына барып кайкан.
Айгөлнең улы Әмир хәзер Раушания һәм Тәлгать Фасыйховларда тәрбияләнә. Тәлгать абый — Айгөлнең әнисе Гүзәлия апаның бертуган абыйсы була. "Сез зур батырлык эшләгәнсез, диючеләр булды. Мин Әмирне тәрбиягә алуны батырлык эшләдек дип санамыйм. Үз туганыңның баласын алып, тәрбияләү бит инде ул. Сугыш заманнарында ачлы-туклы балалар өстенә балалар алып үстергәннәр бит. Хәзер үзебез тар күңелле без. Өйләребез зур, тамакларыбыз тук, ашарга бар. Үзебез дөньяга чыдый алмый торган ачулы кешеләргә әйләнәбез.
Безгә хәзер Әмирне тәрбияләүдә сабырлык кына кирәк. Дәрес караганда нервылар гына чыдасын (көлә). Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен.
Әмир класста беркемнән дә калышмый, узып та китми — бөтенесе бертигез. Инглиз теле бераз авыррак бирелә, чөнки без немец телен укыган идек, алай булыша алмыйбыз, укытучылар дәрестән соң да алып кала. Билгеләрен карап кына торабыз, «өчле»ләр ала башласа, тартырга тырышабыз, укытучыларына мөрәҗәгать итәбез. Өч ел үтте, тормыш дәвам итә. Башың белән җирдә йөрсәң дә, барыбер яшәргә кирәк. Әмирне кеше итәсе бар. Үсә-үсә баланың психикасы, тәртибе үзгәрә. Яхшы якка гына үзгәрсен иде, — дип сөйләгәннәр Тәлгать абый белән Раушания апа.
"Полиция хезмәткәре булырга телим. Кешеләрне якларга, тәртип сакларга хыялланам", — дип фикерләре белән уртаклашкан Әмир үзе.
Фото:tatar-inform